Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә гомер кичерүче Әнисә Әхмәтҗанова һәм килене Раилә кырык елга якын әниле-кызлы кебек яшиләр

"Әни белән 38 ел бергә яшибез. Шушы еллар эчендә бер генә тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады. Бер-беребезгә юл да куйдык, бик ачу килгән вакытлар булганда эндәшми кала да белдек", - ди каенанасы Әнисә апа ӘХМӘТҖАНОВА турында Раилә ханым. Килен белән каенана арасындагы җылы мөнәсәбәтне Әнисә апаның 90 яшьлек олуг юбилеенда...

"Әни белән 38 ел бергә яшибез. Шушы еллар эчендә бер генә тапкыр да сүзгә килгәнебез булмады. Бер-беребезгә юл да куйдык, бик ачу килгән вакытлар булганда эндәшми кала да белдек", - ди каенанасы Әнисә апа ӘХМӘТҖАНОВА турында Раилә ханым.

Килен белән каенана арасындагы җылы мөнәсәбәтне Әнисә апаның 90 яшьлек олуг юбилеенда да тоярга мөмкин иде. Мул табын артында Раилә апа бер генә минутка да аның яныннан китмәде. "Әни, мәле чәкчәгеннән авыз ит, менә бу пирог телне йотарлык тәмле", дип гел кыстап кына торды.

Әнисә апа заманында җир җимертеп дөнья көткән хатын булган. Күршесе Мөсәвәрә апа белән күп еллар Әгерҗе сөт комбинатында эшләгәннәр. Лаеклы ялга да 62 яшендә генә киткән. Ире яшьли вафат булгач, өч баланы ялгызына башлы-күзле итәргә туры килгән.

- Өч өй арасын "дер селкетеп" йөри иде. Барыбызга да йорт салышырга ярдәм итте, эшләребездә олы ярдәмче булды, - ди улы Равил.

- Әби тәрбиясендә үсү безгә дә зур ярдәм итте. Өйдә гел татарча гына аралаштык. Шуңа күрә туган телебездә хәзер дә чиста сөйләшәбез, - ди оныгы Ләйсән. - Әле безнең холыклар да охшаш, дип өстәп куя ул.

Әнисә апа картлыгын балалары белән бергә уздыруына бик сөенә. Бигрәк тә яшь бала кебек тәрбияләүче килененә олы рәхмәт сүзләре җиткерде ул.

- Ярый әле, Раиләм бар. Улым Равил дә "әнкәй" дип кенә тора. Җылы, якты, бар уңайлыклары булган өебездә булганына шөкер итеп яшәүләргә ни җитә?! - ди ул.

- Гомер буе тату яшәвебезгә сөенеп туялмыйм. Әле әнкәйгә Ходай гомер биреп, тагын күп еллар бергә яшәргә язсын, - дип тели Раилә апа да.

Бу көнне район башлыгы исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Баженова да юбилярның балалары кадер-хөрмәтендә бик бәхетле булып яшәвенә соклануын белдерде.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев