Әгерҗедә - ике Алмаз
Бүген Әгерҗедәге 1нче гимназиядә, 3нче һәм 4нче мәктәпләрдә ике Алмаз татар балалары белән очраштылар: берсе Татарстанның атказанган артисты, юмор һәм пародияләр остасы, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин, икенчесе балалар язучысы, "Сабантуй" балалар журналының даими авторы Алмаз Гыймадиев. Укучылар Алмаз Хәмзинның һәр чыгышын йотлыгып тыңладылар, юморга корылган табышмакларына бик тапкыр җаваплар бирделәр, аңа...
Бүген Әгерҗедәге 1нче гимназиядә, 3нче һәм 4нче мәктәпләрдә ике Алмаз татар балалары белән очраштылар: берсе Татарстанның атказанган артисты, юмор һәм пародияләр остасы, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин, икенчесе балалар язучысы, "Сабантуй" балалар журналының даими авторы Алмаз Гыймадиев.
Укучылар Алмаз Хәмзинның һәр чыгышын йотлыгып тыңладылар, юморга корылган табышмакларына бик тапкыр җаваплар бирделәр, аңа кушылып җырладылар, хәтта ахырдан аның янәшәсенә чыгып биеделәр дә. Алмаз абыйлары математик табышмагына бик тиз җавап биргән Артур Шәйхәйдаровка финанс министры булырсың диде. Йөз-кыяфәте белән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка охшаган малайга "син, энем, киләчәктә әлеге министрны алыштырырга тиеш" дип башыннан сыйпап куйды. Ул залда утыручы малайлар арасыннан хәтта Рәсәй Президенты Владимир Путинга, Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевка охшаганнарын да тапты.
Балалар язучысы Алмаз Гыймадиев исә атнага ике тапкыр бик матур төсле җурнал булып чыгучы "Сабантуй" турында сөйләде, балаларны бу басмага шигырьләрен, язмаларын, матур рәсемнәрен җибәреп, иҗади дуслыкта яшәргә өндәде. Очрашуда һәр бала язучы абыйлары кулыннан "Сабантуй" җурналы алып, аңа Алмаз Гыймадиевның култамгасын куйдырдылар.
Әлеге очрашу тәэсирендә бик күп кенә укучылар әти-әниләреннән киләсе ел өчен "Сабантуй"га язылуларын сораячакларын әйтеп сөендерделәр.
Бүген, 25 ноябрь кичендә Алмаз Хәмзин Уразай халкын авыл клубында мавыктыргыч чыгышы белән куандырачак, рәхәтләнеп көлдерәчәк.
Иртәгә, 26 ноябрьдә, башкала кунаклары Иж-Бубый һәм Кичкетаң мәктәпләреукучылары белән очраша.
Рәмзия Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев