Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә җинаятьчене кулга алганнар

Аны полициягә тапшырганнар

Бүген төнге сәгать өчтә Әгерҗедә "Росгвардия" патруле Гагарин урамында ВАЗ автомобиленнән тәгәрмәчләр урлаучыны тоткарлаганнар. Бу хакта машина хуҗасының күршесе шалтыратып хәбәр иткән.

Хокук тәртибе сакчылары кичекмәстән янәшәдәге территорияне карап һәм җинаятьчене эзләргә керешә. Аны күпфатирлы йорт ишегалдында, гаражлар янында тоткарлыйлар.

Кулга алынучы күрше авылда туып-үскән, 2005 елда туган егет булып чыга. Урланган дүрт тәгәрмәчне патруль экипажы гаражлардан 300 метр ераклыкта тапкан. Тоткарланган гражданинны полициягә тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев