Әгерҗедә Чечня бәрелешләрендә һәлак булган якташларны искә алдылар
Канкойгыч көннәр кайтавазы – күңелдә
Әлеге чарада район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, хәрби комиссар Илгиз Галиев, РФ Эчке шләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе Айнур Вәлиев, «Хәрби туганлык» оешмасы җитәкчесе урынбасары Рафаль Садыйков, 2нче мәктәпнең яшь армиячеләре, хәрби бурычларын Чечняда үтәүчеләр һәм яшь гомерләре канлы бәрелешләр вакытында өзелгән якташларыбызның әти-әниләре катнаштылар.
– Чечня бәрелешләре ерак үткәндә калса да, ул канкойгыч көннәр кайтавазы әле дә яши. Безнең районнан 200гә якын егет Чечняда хәрби бурычын үтәде. Ни кызганыч, өчесе – Әгерҗедән Илдар Тукаев, Яңа Акхуҗадан Айрат Шабаев, Кырындыдан Рушан Фатыйхов һәлак булдылар. Чечняда хезмәт иткән 16 егетнең дә туган якларга кайткач гомерләре өзелде. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, – диде Ришат Нурисламов.
– Улларыбызны югалтканга 20 елдан артып китте. Бер генә минутка да истән чыкканнары юк. Бик сагынабыз, юксынабыз, – диделәр Чечняда гомерләре өзелгән Илдар белән Айратның әниләре Тәнзилә һәм Айсинә апалар.
Чарада катнашучылар мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль ташка чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев