Әгерҗедә күп балалы ананы харап иткән исерек йөртүчене хөкем иттеләр
Яшәеш

Әгерҗедә күп балалы ананы харап иткән исерек йөртүчене хөкем иттеләр

Ашыгыч ярдәм чакыртмыйча качкан

Фаҗига 2020 елның 22 июлендә Песәйо-Кырынды автомобиль юлының 3 км ында була. Әгерҗе районы кешесе, ВАЗ-21074 маркалы автомобиль белән идарә иткәндә, исерек килеш юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас рәвештә боза һәм КАМАЗ маркалы йөк автомобиле белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, аның пассажиры - күп балалы ана һәлак булган. Тикшерү версиясе буенча, юл-транспорт һәлакәтеннән соң бу ир-ат беренче ярдәм күрсәтү чараларын күрмәгән, ашыгыч медицина ярдәме чакыртмаган һәм булган хәл турында полициягә хәбәр итмәгән, ә җаваплылыктан качу максатыннан, вакыйга урыныннан качкан.

"Әгерҗе хәбәрләренә" билгеле булганча, Әгерҗе район суды карары белән ул гаепле дип табылган, аңа җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясендә 6 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнгән.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев