Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә "Үлемсез полк" акциясе узды

Әнә, сугышта катнашкан бабалары, якыннарының, тыл хезмәтчәннәренең, 250 укучы мәйданга керә. Һәр сурәт астына батыр якташларыбыз турында мәгълүмат язылган. Бу үсеп килүче буынның бабалары батырлыгын бүгенгәчә онытмавы турында сөйли. Күңелләрдә батыр якташларыбыз белән горурлану хисе туа. - Минем бабамның да рухы сөенәдер бүген. Бу - әниемнең бабасы Иван Бурковның портреты....

Әнә, сугышта катнашкан бабалары, якыннарының, тыл хезмәтчәннәренең, 250 укучы мәйданга керә. Һәр сурәт астына батыр якташларыбыз турында мәгълүмат язылган. Бу үсеп килүче буынның бабалары батырлыгын бүгенгәчә онытмавы турында сөйли. Күңелләрдә батыр якташларыбыз белән горурлану хисе туа.

- Минем бабамның да рухы сөенәдер бүген. Бу - әниемнең бабасы Иван Бурковның портреты. Ул, Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларга исән-сау кайта. Әмма мин аны хәтерләмим, әнием сөйләве буенча гына беләм, - ди Арина Капукова.

Бик күпләр бу көнне әлеге портретлардан үзләренең якыннарын тапкандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев