Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә “Үлемсезлек җыры өзелмәс“ программасын 280 укучы карады

Пушкин картасы буенча әдәби-музыкаль кичә узды

Район Мәдәният сараенда “Үлемсезлек җыры өзелмәс“ әдәби-музыкаль кичә узды. Бу патриотик чара Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әмма исемнәре халыкка аз танылган  татар шагыйрьләренә багышланган иде.

“Үлемсезлек җыры өзелмәс“ программасында  халыкара һәм республика күләмендә  уздырылган “Татар җыры“, “Созвездие-Йолдызлык“, “Йолдыз һәм Йолдызчыклар“, “Манзара“ конкурслары лауреаты Эльвира Хамматова, Татарстан Республикасының популяр артисты, халыкара “Татар моңы“ фестивале лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты Артур Шөгаепов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия хәрби-тарихи җәмгыять әгъзасы Әлфия Хәбибуллина катнаштылар.

Кичәдә сугыш кырында хәбәрсез югалган Лотфый Вәли, гәүдәсе белән амбразура каплаган Нух Идрисов, концлагерьда яндырылып үтерелгән Хәйретдин Мөҗәй, Шамил Гәрәй, Әгъзам Камал, Касыйм Вахит һәм җәлилчеләр тормышлары һәм иҗатлары турында күп мәгълүмат бирелде. 1940-1980 елларда сирәк яңгыраган җырлар башкарылды. Сугыш чоры көйләре яңгыраганда шул елларның шомлы авазын, сугыш китергән фаҗигаләр тирәнтен күзалларлык булды.

“Үлемсезлек җыры өзелмәс“ әдәби-музыкаль программасын Пушкин картасы буенча район мәктәпләрендә белем алучы 280 укучы карады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев