Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә мәдәният ветераны белән хушлаштылар

Көтмәгәндә китте...

Моң иясе Гафият абыйга

Милли рух һәм татар җаны

Язган көй-җырларыңда,

Матур җырдан һәйкәл куйдың

Авыл каеннарына.

Бер җирдә юк ак каеннар

Бер төптә җидәү үскән,

Шул табигать сылулары

Синең җырларга күчкән.

Моң иясе, чын җир улы,

Ил гамьнәре җаныңда,

“Авыл бетә“, “Елый бер ат“ –

Языла шул чагында.

Авыл, район гына түгел,

Сине Казан да белә.

Булганлык, талант, осталык

Ерактан ук күренә.

Авылның йөзек кашы син,

Якты моң күңелеңдә.

Иң якты янучы йолдыз

Уразайның күгендә.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Гафият абый – Уразайның йөзек кашы, туган җирен ямьләүгә үз өлешен кертеп, туган ягын данлаучы Җир улы, җырчы сандугач, оста баянчы, искиткеч матур җырлар язучы композитор, Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган югары белемле мәдәният хезмәткәре, заманында комсомол секретаре, Салагыш авыл Советы рәисе булган, колхоз белән җитәкчелек иткән, Салагыш Мәдәният йортын директоры вазифаларын башкарган, анда яңа Мәдәният йорты төзелешенә җитәкчелек иткән булдыклы кеше, шул чорларда 45 кешелек җыр һәм бию ансамбле белән Болгария һәм Румыниядә чыгыш ясаган, авылыбызда беренчеләрдән булып җир алган игенчелек белән шөгыльләнүче фермер, җырлары белән берничә тапкыр “Җырлыйк әле“ тапшыруында катнашкан зур талант иясе, башкалабыз Казанда, Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә дә осталыклары белән сокландырган “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле әгъзасы, драматург Таҗи Гыйззәт исемендәге премиягә лаек булган киңкырлы иҗат әһеле, 55 яшьлек юбилей тантанасын үз җырларыннан гына дүрт сәгатьлек концерт итеп уздырган оста оештыручы, милләткә, мәдәнияткә, сәнгатькә фидакарьләрчә хезмәт итүнең гүзәл үрнәге, иң мөһиме, хезмәттән тәм табып, илһамланып иҗат итүче, тормышны яратып яшәүче, ярдәмчел, кешелекле, тыйнак, тырыш, хезмәт яратучан КЕШЕ, Фәния апа белән матур гаилә корып, үзләре кебек иҗади күңелле, уңган-булган балалар үстергән гаилә башлыгы иде. Көтмәгәндә китте...

Урының оҗмахта булсын! Җырларыңда син яшәрсең. Безнең күңелләрдә һәрвакыт сакланырсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев