Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә педагогика ветераны белән хушлаштылар

Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде

Әгерҗе районында педагогика ветераны Хәбирова Рәүфә Нәбиулла кызы белән хушлаштылар. Ул озак еллар Тирсә мәктәбендә укытты.

БЕЛЕШМӘ
Хәбирова Рәүфә Нәбиулла кызы 1955 елның 25 октябрендә Аксубай районының Иске Кыязлы авылында туа. Алабуга педагогия институтын тәмамлаган. 1980 елдан бирле Тирсә мәктәбендә башлангыч сыйныфлар, татар теле укытучысы, соңгы елларда математика һәм физика укытучысы булып эшли.

2002 елда яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Рәүфә Нәбиулла кызы зирәк, мәрхәмәтле, актив буларак истә калыр. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев