Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә тантаналы рәвештә яңа поликлиника ачылды

Яңа елга зур буләк

Бүген Әгерҗедә тантаналы рәвештә яңа поликлиниканың 3 катлы бинасын ачтылар, анда көненә 250 кеше кабул итә алачаклар. Ачылыш тантанасында район башлыгы Азат Вәлиев, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов катнашты.

Яңа поликлиникада рентгенодиагностика бүлеге, функциональ диагностика кабинеты һәм клиник-диагностика лабораториясе бар. Медучреждение рентгенологик компьютер томографы, маммограф һәм заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.

Исегезгә төшерәбез, әлеге объект бик кыска вакыт эчендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү кысаларында 2021 елда төзелгән. Объектның бәясе 384 млн.сумга якын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев