Әгерҗедә ТНВ хәбәрчеләре булып китте
Сукбай этләр өчен приют турында сюжет әзерләнә
24 март көнне Әгерҗедә ТНВ хезмәткәрләре эшләде. Сюжет Әгерҗе шәһәрендә сукбай хайваннар өчен приют булдыруга багышланачак.
Чираттагы “Адымнар” программасына әзерлек кысаларында алар район башлыгы Азат Вәлиевтан, район үзәк хастаханәсе, Ветеринария берләшмәсе вәкилләреннән, Әгерҗе шәһәрендә хуҗасыз хайваннар өчен приют булдыру инициаторлары булган волонтерлардан интервью алдылар, шулай ук шәһәр халкы арасында блиц-сораштыру үткәрделәр.
Журналистлар сүзләренчә, тапшыру бу шимбәдә 20:00 дә эфирга чыгар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев