Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә туып-үскән Нина Саушина әтисе турында мәгълүматлар эзли

Иске фотоны ул иң кадерле ядкарь итеп саклый

Редакциягә Әгерҗедә туып-үскән, хәзерге вакытта Ижауда гомер кичерүче Нина САУШИНАдан хат килгән иде. Әлеге хатта Нина Михайловна Бөек Ватан сугышы елларында фронтта хәбәрсез югалган әтисе турында мәгълүматлар эзләвен хәбәр итә. Ә бу фото – аның турындагы бердәнбер истәлек. 

АВЫР ЯЗМЫШ
Нина Михайловнаның язмышы җиңелләрдән булмый. 1941 елда дөньяга килә. Ул чакта әтисе Михаил Васильевич Быковны сугышка озаткан булалар инде. Аңа кызын күрү насыйп булмый. Әтисенә фронтка киткәндә 6 яше тулган улын гына сөю язган, күрәсең. 1943 елда хәбәрсез югалуы турында билгеле була. 
Әниләре Елизавета Андреевна Әгерҗе ипи пешерү заводында эшли. Намуслы, тырыш, кешелекле, ачык йөзле булганы өчен бик тә хөрмәт итәләр үзен. Аңа бирелгән “Ударнику Сталинского призыва” билгесе гаиләдә әле дә кадерләп саклана. 

–    Бик авыр чаклар иде ул. Әни ипи пешерү заводында эшләсә дә, без ач булдык. Тикшергәннәрдер инде, – дип сөйли Нина Михайловна. – Нәрсә дә булса алып чыгу турында уйларында да булмый. Алар “дошманны җиңәргә” дигән уй белән яшиләр һәм эшлиләр. 
Җиңү көне килә. Әмма алда аларны тагын каты сынаулар көтә. 1953 елда әниләре дә үлә. Авыр хезмәт эзсез узмый, күрәсең. 
–    Алар 12шәр сәгать эшлиләр, 70шәр килолы капчыклар ташыйлар иде бит. Әнинең кан тамырлары гармун сырлары кебек чыга иде. Чыдамаганнар, күрәсең. Ул 42 яшендә үлде. Миңа нибары – 12, абыем Анатолийга 18 яшь иде, – дип искә ала Нина Михайловна. 
Әнисенән башка бик авырга туры килә аңа. Тимер юл училищесын тәмамлаганнан соң абыйсы Ижауга эшкә китә. Кыз апасы тәрбиясендә кала. 
Аларның Азиатская урамында әниләре төзегән йортлары, үз хуҗалыклары була. Апасы “опекун” акчалары ала. Әмма Нинага ешрак шелтәләү сүзләре эләгә. Күпме күз яше түгә ул...

Ниһаять, 1959 елда 10нчы мәктәпне тәмамлый. Алга таба кая барырга? Әле ярый, яхшы кешеләр табыла. 
–    Безнең Азиатская урамы халкы бик дус иде. Әнине дә бик хөрмәт иттеләр. Уличкомыбыз Красноперова (исемен хәтерләмим) фамилияле булып истә калган. Ул, мине үз канаты астына алып, Ижаудагы кызы белән сөйләште дә механика заводына эшкә урнаштырды, – дип сөйли Нина Михайловна.
Аның хезмәт биографиясе әнә шулай башлана. Ул үзен берничә һөнәрдә сынап карый. Механика заводында, Мотозаводта, Буммашта эшли. Кайда гына эшләсә дә, хезмәттәшләренең ихтирамын яулый. Коммунистик хезмәт бригадасы белән җитәкчелек итә. 70 яшенә кадәр тимер кою цехында кранчы була. Аның “кызу” стажы – 50 ел. 

Карап торышка нәфис булган бу ханымны берни дә сындыра алмый. Ул берьялгызы ике ул тәрбияләп үстерә. Олысы Андрей, мединститут тәмамлап,  Ижауда танылган хирург булып җитешә. Кечесе, тимер юл техникумында укып, үз белгечлеге буенча эшли. 
–    Малайлар мөстәкыйль, кайгыртучан булып үстеләр. Яхшы укыдылар, мине борчымаска тырыштылар. Киленнәрем дә бик яхшы. Ике оныгым, ике оныкчыгым бар, – дип сөйли Нина Михайловна. 

Ул хәзер дә актив тормыш белән яши. Җәй көне бакчада яши. Балаларын, оныкларын бик теләп шунда каршы ала. Быел да инде чәчәк үсентеләре “борын төрткән”. Тиздән калган орлыкларны да чәчәргә җыена. 
Элек күргән авырлыклары бәрабәренә Ходай аңа имин тормыш көзе бүләк иткән. Әмма еллар узган саен әтисе турында күбрәк белү теләге генә кимеми. 

ИҢ КАДЕРЛЕ ЯДКАРЬ
Бу фотоны иң кадерле ядкарь итеп саклый Нина Михайловна. Ул 1936 елда төшерелгән. Нәкъ шул вакытта Халык комиссариаты фәрманы белән Пермь тимер юлы Каганович исемендәге итеп үзгәртелә. Фотода – Әгерҗе станциясендәге вагоннарны алмаштыру пункты коллективы. Михаил Васильевич – беренче рәттә сулдан беренче. 
–    Әнинең сөйләве буенча, әти озын буйлы, нык бәдәнле ир-егет булган. “Уч төпләре минеке кадәр ике иде” дип әйтә иде әни. Әти кайсыдыр авылда туып үсә. Әти-әниләренең хуҗалыклары нык була, атлар да тоталар. Аның кайсы авылдан булуын, туганнары турында бик тә беләсе килә. Әти белән әни бик тату яшиләр. Әти гаиләсе бернигә дә мохтаҗ булмасын дип тырыша. Әнине гел яңа күлмәк кияргә мәҗбүр итә торган була. Начар киенә дип әйтмәсеннәр, дип аңлата торган була әлеге гамәлен. Кыскасы, чын ир-ат була, – дип сөйли Нина Михайловна. – Мин әти турында мәгълүматны бик озак эзләдем. Район хәрби комиссариатында булдым, хәрби частька хат юлладым. Донецк өлкәсендә көрәшкәнен, яраланганын белдем.

Бәлки, укучыларыбыз арасында берәрсен танып алучы булыр дип без әлеге фотоны газета битендә тәкъдим итәбез. Бу ир-егетләрнең күбесе фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Аларның һәркайсы турында хәтер яңартасы иде. Бәлки, кемдер якынын, танышын белеп алыр. Сездән шалтыратулар көтеп калабыз. Телефоннар: 22861, 22962. 

Язманы Екатерина САМСОНОВА әзерләде. 
Нина Саушина. / Фото Н.Саушинаның гаилә архивыннан алынды. 
Вагоннарны алмаштыру пункты коллективы. / Фото Н.Саушина тарафыннан тәкъдим ителде.               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев