Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгерҗедә тузган дип танылган 9 йорт исәпләнә

Шулар арасыннан 4есе 2017 елның 1 январена яшәр өчен яраксыз дип табылган

Соңгы вакытта редакциягә Әгерҗенең Маяковский, Заводская урамнарындагы тузган торак дип танылган күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән мөрәҗәгать итүчеләр булды. Алар әлеге йортлардан күченү сроклары билгеле булу-булмау белән кызыксыналар.

Сорауга ачыклык кертү өчен район башкарма комитетының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык секторы мөдире Фәридә ВӘЛИЕВАга мөрәҗәгать иттек.

– Авария хәлендәге торак фонд программасы этаплап тормышка ашырыла. Беренчесендә 2012 елның 1 январена авария хәлендә дип танылган йортларда яшәүчеләр яңа фатирлы булды. Хәзерге вакытта программаның икенче этабы дәвам итә һәм аңа 2017 елның 1 январена авария хәлендә дип танылган йортлар кертелгән.

Бүгенге көнгә Әгерҗедә тузган дип танылган 9 йорт исәпләнә. Шулар арасыннан 4есе 2017 елның 1 январена яшәр өчен яраксыз дип табылган һәм алар Республиканың хәзерге вакытта гамәлдә булган 2019-2023 елларда гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү адреслы программасына кертелгән. Менә ул йортлар: Ленин урамы, 35А (2014 елның 16 маена авария хәлендә дип танылган), ПМС-109 урамы, 1,2,3нче йортлар (2015 елның 30 ноябренә танылган).

Тузган йорттан күчерү программасының Дәүләт заказчысы-координаторы һәм төп эшләп чыгаручысы – ТР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы. Программага кагылышлы барлык чаралар нәкъ менә әлеге министрлык тарафыннан юлланган юл картасы нигезендә башкарыла. Ә муниципаль органнар программаны үтәүчеләр булып торалар.

Тузган торак йорт хуҗаларын һәм торактан найм шартларында файдаланучыларны күчерү тәртибе һәм сроклары программада тәфсилләп аңлатылган. Андагы шартлар буенча безнең районда аны тормышка ашыру вакыты – 2022-2023нче еллар.

Тузган торактан күчерү буенча барлык чаралар да Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру фонды һәм республика хисабына башкарыла. Җирле бюджет өлеше – 1 процент. Бүгенге көнгә безнең районга бу максатка акча кермәде әле.

Ә Маяковский һәм Заводская урамнарындагы йортларга килгәндә, алар барысы да 2017 елның 1 январеннан соң авария хәлендә дип танылды. Әйтик, Маяковский урамындагы 3нче йорт – 2018 елның 15 маеннан, 6нчы йорт – 2017 елның 1 декабреннән, 8нче йорт – шул ук елның 11 октябреннән соң. Заводская урамындагы 65нче йорт – 2018 елның 15 маеннан, 49нчы йорт – 2020 елның 11 февраленнән соң.

Әлеге йортлар өчен программа эшләнмәгән әле. Алар хәзерге вакытта гамәлдә булган 2019-2023 елларга исәпләнгән адреслы республика программасы тәмамланганнан соң исемлеккә кертеләчәк. Шуңа күрә бу йортларда яшәүчеләрне сабыр булырга чакырабыз. Анда яшәү бөтенләй мөмкин булмаган очракта вакытлыча “Юность” тулай торагына (Вокзальная урамы, 1) урнаштыру мөмкинлеге бар.

Югарыда телгә алынган йортларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шунысын да әйтү кирәк: тузган торак бинасы буенча документларыгызны тапшырмаган булсагыз, кичекмәстән аларны тиешле исемлек буенча 15нче кабинетка алып килегез. Без һәр фатирда яшәүчеләрне дә күчерәчәкбез, ә документларны вакытында тапшырмаган очракта программаны да вакытында формалаштыру мөмкин булмаячак. Белешмәләр өчен телефон: 23062.

Яшәр өчен яраксыз торак фондны бетерүгә тәгаенләнгән дәүләт программасын уртак тырышлык белән генә тиешле срокларында тормышка ашыру мөмкин булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев