Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә узган ярминкәдә сәүдә дә гөрләде, җыр-биюләр дә мул булды

Артистлар матур чыгышларын бүләк итте

Шимбә көнне иртәнге сәгатьләрдә үк шәһәребезнең ике мәйданында Өлкәннәр көненә багышлап уздырылган зур ярминкәдә сату-алу башланган иде. Сәгать 6га ашлык сатучы машиналар янына халык җыелган иде инде. “Нәүрүз“ ширкәте, “Агрохимсервис“ җәмгыяте, “Тугызбуй“ агрофирмасы, Көчектән фермер Фәнил Шәехов тәкъдим иткән бөртеклеләрне күз ачып йомганчы алып бетерделәр.

– Ярминкәдә 40 тонна ашлык сатылды. Бәяләре дә быелгы ел уңышы өчен бик кулай. Арпаны – 15, бодайны 16 сумнан тәкъдим иттеләр, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.

Бу ярминкәдә “Нәүрүз“ ширкәте бәрәңгене 30 сумнан сатты. Шәһәр халкына печән дә, тирес тә тәкъдим ителде.

Үзәк мәйданда ит, бал, яшелчә, җиләк-җимеш белән сәүдә итүчеләр дә күп булды.

Бу ярминкә шуның белән дә үзенчәлекле иде, анда дүрт авыл җирлегеннән авыл уңганнары үзләре үстергән продукцияне арзан гына бәягә шәһәр халкына тәкъдим иттеләр. Аларның мәйданчыклары янында җыр-бию тынып тормады. Тирсә һәм Иж-Бубый авыл җирлекләре мәйданчыгында пешкән коймактан тирә-юньгә тәмле ис таралды. Алар халыкка тәмле коймак белән чәй тәкъдим иттеләр. Көчек авыл җирлегенә керүче Варкләд-Бодья уңганнары урамда ук мичкә ягып милли ризыклары перепечи пешерделәр. Кодашның аш-суга оста ханымнары пироглар, кош телләре тәкъдим иттеләр.

Ярминкәгә килүчеләр белән бергә рәхәтләнеп биеп, җырлап күңел ачтылар. Авыл үзешчәннәре сәхнәдә дә матур чыгышларын бүләк иттеләр. Шулай ук район Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм яшь артистлар җыр-биюләр белән шәһәрдәшләрнең кәефләрен күтәрделәр.

“Нәүрүз“ ширкәте хезмәтчәннәре өлкәннәргә бушлай шашлык, кайнар чәй, тәмле мич ашлары белән сыйлану мөмкинлеге дә тудырган иде.

Район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин барлык өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар, ярминкәдә катнашучыларга, аны уздыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. “Тугызбуй“ ширкәте, район кулланучылар җәмгыяте, Иж-Бубый, Көчек, Кодаш, Тирсә авыл җирлекләрен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Алдагы ярминкә нәкъ ике атнадан узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев