Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә ветераннарга хезмәт күрсәтәләр

“Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге менә инде икенче ел рәттән Өлкәннәр декадасы барышында “Яхшы гамәлләр атналыгы“ игълан итә.

  • Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге атналык барышында без үзебездә исәптә торучы ветераннарга карата яхшы гамәлләр башкарабыз. Бу ветераннарның өйләрен җыештыру, бакчаларын, ишегалларын тәртипкә китерү кебек игелекле эшләрдән гыйбарәт, – ди үзәк җитәкчесе Ольга Еремина. – Яхшы гамәлләр атналыгыннан бер генә хезмәткәребез дә читтә калмый.

Үзәкнең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә йөрүче малай-кызлар әлеге өлкәннәрне үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырып та сөендергәннәр.   

Атналык барышында авылларда гомер кичерүче ветераннар да игътибардан читтә калмаган.

  • Барлык авыл җирлекләрендә социаль хезмәткәрләр өлкәннәребезне чәй табыны артына дәштеләр. Һәркайсына җыештыру эшләрендә дә булыштылар, – ди Ольга Николаевна.

Менә шулай, исеме җисеменә тәңгәл булып, атналык өлкәннәргә карата яхшы гамәлләр башкарып узган. Моның өчен алардан күпме рәхмәт сүзләре ишеткәннәрдер акциягә кушылучылар.

  • Яхшы гамәлләр атналыгын киләчәктә традициягә кертергә уйлыйбыз, – ди Ольга Еремина.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев