Әгерҗедә – Яңа ел солянкасы
Районда Яңа ел бәйрәме чараларына старт бирелде. Кичә, ягъни 23 декабрьдә, район Мәдәният сараенда районыбыз үзешчәннәре "Яңа ел солянкасы" исемле концерт куйдылар. Уразай "сандугачы" Илназ Фазлыев, Әгерҗедән яраткан җырчыбыз Язгөлем Гыймазетдинова, балачактан сәхнәдә җырлап үскән Лиана Алавердова, мәдәни чараларны дәртле җырлары белән бизәүче Эдуард Мираев, Елена Скворцова, Әгерҗедә тамада буларак...
Районда Яңа ел бәйрәме чараларына старт бирелде. Кичә, ягъни 23 декабрьдә, район Мәдәният сараенда районыбыз үзешчәннәре "Яңа ел солянкасы" исемле концерт куйдылар.
Уразай "сандугачы" Илназ Фазлыев, Әгерҗедән яраткан җырчыбыз Язгөлем Гыймазетдинова, балачактан сәхнәдә җырлап үскән Лиана Алавердова, мәдәни чараларны дәртле җырлары белән бизәүче Эдуард Мираев, Елена Скворцова, Әгерҗедә тамада буларак танылган бик тә моңлы тавышлы Надежда Камалетдинова, "Россиянки" ансамбле җырларын тамашачы көчле алкышларга күмде. Район Мәдәният сарае, мәктәптән тыш эшләр үзәге, Иж-Бубыйның "Хыял" бию төркемнәре чыгышлары ямь өстенә ямь булды. Антон Попцов концертта Яңа ел турында мәзәкләр сөйләп көлдерде. Марат Муллахмәтовның баян, Гафият Нигъмәтуллинның курай моңнарын тыңлап хозурландык.
Әгерҗелеләр районыбыз үзешчәннәре концертын бик яратып кабул иттеләр. Ә бәйрәмнән кергән акча танылган композитор, аранжировкалар ясау остасы Виктор Власовка дәвалану өчен дарулар алырга тапшырылачак.
Фотоларны моннан карагыз: http://www.agryz-rt.ru/ru/photorubrika/item/14672-novogodnyaya-solyanka-v-rayonnom-dvortse-kulturyi.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев