Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Нәсимә ИМАМИЕВАга 90 яшь тулды

Кадер-хөрмәттә яши

Әгерҗедә яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Нәсимә ИМАМИЕВАга 90 яшь тулды. Гомер көзен бәхетле ана, сөекле әби булып каршылый ул.

Әтисе ил азатлыгы өчен башын салган Нәсимәгә сугыш чоры балалары күргән авырлыкларны күп күрергә туры килә.

Вольный Трудтан Әгерҗегә күчеп килгәч, поезларны озатып йөрүче булып эшкә урнаша һәм 30 ел шунда хезмәт куя.

– Картлык көнем бик рәхәттә үтә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 55 мең акча да китерделәр. Юбилеем белән котлауларны хезмәт куйган җиремнән дә, туганнардан да бик күп алдым, – дип  Россия Президенты һәм район башлыгының котлауларын җиткергән, бүләк тапшырган район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашевка да рәхмәт әйтеп эшләрендә уңышлар теләп озатып калды юбиляр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев