Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче кул эшләре остасы курчакларга милли киемнәр тегә

Әгерҗедә яшәүче Чулпан НУРМӨХӘММӘТОВА күз явын алырдай милли курчаклар киендерергә алынган.

 

–       Безнең заманда балачакта кайсы гына кыз бала курчаклы уйнап, аларга күлмәкләр текмәгән икән?! Мин дә иске чүпрәк кисәкләреннән курчакларыма ниләр генә текми идем. Дөрес, тегүче булып китмәдем. Шулай да өйдә вак-төяк әйберләрне – тәрәзә пәрдәләрен, җәймәләрне, мендәр тышларын үзем тегәм. Менә бу үзизоляция чоры башлангач, вакыт күбәйде бит.  Аны файдалы итеп үткәрергә, борчуларга юл куймаска тырышам.

Берничә ел элек “Бубый укулары”на дүрт курчакны татар кызы итеп киендереп, күргәзмәгә куйган идем. Менә хәзер шушы шөгылемне дәвам итәргә булдым, – ди Чулпан.

Күпләрегез  ВКонтакте челтәрендә аның шәхси битендә бу курчакларның фотоларын күреп “ах!” итте инде. Әгерҗедә Чулпанныкы кебек чын безнеңчә милли киемле курчакларны бер генә кибеттә дә күрмәссең. 

– Күз чекерәйтеп, курчакларга кечкенә киемнәр тегү – аеруча четерекле бит ул. Ничек түземлегең җитә? – дип сорыйм.

–       Әйе, олы кешегә кием тегүгә караганда да катлаулырак ул курчак киендерү. Зур түземлек кирәк. Әмма миңа бик ошый. Студент кызым Зилә дә миңа булыша. Эшне төгәлләгәч, сабый баладай сөенәбез, – ди Чулпан татар курчакларын сыйпап.

–       Ә курчакларны кайдан аласың?

–       Зиләбезнең балачактагы курчакларын саклап тора идем. Менә шуларны эшкә җиктем. Аннан соң кибеттә дә хәзер мондый курчаклар күренгәли башлады. Таныгансыздыр инде, заманында кызларыбызның яраткан Барби курчаклары болар. Пластик шешәләрне кисеп, курчакны шунда утырткач, ул басып тора. Озын күлмәк тегеп кидергәч, шешә күренми, итәк матур булып кабара. Милли киемнәрдәге Барби курчаклары да татар кызына охшап кала.

–       Татар курчакларына чын үзебезчә исемнәр дә кушкансың икән...

–       Әйе. Менә никах күлмәгендәге курчагым Фатыйма исемле. Монысы – “Беренче театр” спектаклендәге Биби. Аш-су остасы – Җәмилә. Бу гүзәл кыз – Айсылу. Исемнәрне киемнәренә туры китереп сайлыйм. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев