Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче Мәгъзурә әби Идиятова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Әгерҗедә гомер кичерүче биш вакыт намаз иясе Мәгъзурә әби ИДИЯТОВА туксан яшендә дә күзләре күрүенә, дини китаплар, "Әгерҗе хәбәрләре"н укый алуына, әле дә үз-үзен карый алуына сөенә. Олуг юбилее белән котларга килгән кунакларны да ул камырлы куллары белән каршы алды. Бәйрәм табынына пәрәмәчләр пешерергә әзерләнеп йөргән чагы иде аның. -...

Әгерҗедә гомер кичерүче биш вакыт намаз иясе Мәгъзурә әби ИДИЯТОВА туксан яшендә дә күзләре күрүенә, дини китаплар, "Әгерҗе хәбәрләре"н укый алуына, әле дә үз-үзен карый алуына сөенә.

Олуг юбилее белән котларга килгән кунакларны да ул камырлы куллары белән каршы алды. Бәйрәм табынына пәрәмәчләр пешерергә әзерләнеп йөргән чагы иде аның.

- Гомер буе плитә янында кайнадым. 4нче мәктәп-интернатта өлкән пешекче булып эшләдем. Бик күп яшьләрне аш-су әзерләргә өйрәттем, - ди ул.

- Безнең әнкәй үзе генә пешерү серен белгән ботка, бәлеш-пәрәмәчләрне авыз иткән кеше аның тәмен гомергә исендә калдыра. Ул әле хәзер дә ризыкларны телне йотарлык итеп әзерли. Оныкларын да тәм-томнар белән сыйлап кына үстерде ул, - ди кызы Рәсимә.

...Апас районы кызы Мәгъзурәне язмыш 1953 елда Әгерҗе белән бәйли. Ире Хатыйпны безнең районга милициягә эшкә чакыргач, яшь хатын да иренә ияреп килә. Менә шуннан соңгы тормыш китабы биредә дәвам итә аның. Ире белән ике бала үстерәләр. Кызлары Рәсимә күп еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Уллары Рамис - Әгерҗедә яшьләргә оста һәм остаз булган, бик күп мактау һәм хөрмәтләүгә лаек танылган тимерьюлчы.

- Моннан 26 ел элек вафат булган ирем генә балаларымның уңышларына сөенә, оныкларымның акыллы, тәүфикълы булып үсеп буй җиткәннәрен күрә алмады. Аларның, оныкчыкларның "әби" дип өзелеп торуларын тою бик рәхәт, - ди Мәгъзурә апа.

Ә үзенең озын гомерле булуының серен ул һәрвакыт изге юлда булуыннан, кешеләргә яхшылык эшләүдән күрә. "Ходай калган гомеремне дә сәламәт булып үткәрергә насыйп итсен, балаларымнан аермасын", - дип тели ул.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев