Әгерҗедә яшәүче Рәмзия апа Шәрипова 90 яшендә дә тик торуны белми
Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәмзия апа Шәрипованы район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады.
Алты балалы гаиләдә туып үсә ул. Туганнары бар да вафат инде.
- Без үскәндә Әгерҗедә “Интернационал” колхозы бар иде. Менә шуның яшелчә басуында эшләдем мин. Кәбестә, кишер утадык. Эшләгәнгә күп чакта яшелчәләтә бирәләр иде, – дип балачак,үсмер елларын искә алды ветеран.
Хезмәт елларына килгәндә, күпчелеге ашлык хәзерләү пункты белән бәйле.
- Кул көче белән башкарыла торган эшләрдә эшләдем.Вагон да төядем, тегермән дә тарттым, – ди ул. Заготзернода эшләгәндә өйләрен дә яңарталар.
- Өемә газ кермәгән, шуңа утын ягып җылытам. Әле ярый, суы кергән. Ашауны электр плитәсендә әзерлим, ди ул.
“Эш бәхете биргән Ходай” дип нәкъ менә Рәмзия апа кебекләр турында әйтәләрдер инде: әле 90 яшендә дә эшсез тормый ул.
- Быел да бакчага үземә җитәрлек бәрәңге утырттым. Башка яшелчәләрем дә үсә, – ди. Тавыклар да тота. Әле моңа кадәр кәҗә дә асраган.
Үз аягымда йөргәндә, көчем барда үз көнемне үзем күреп яшим әле, ди ветеран.
- Туганым Аделя, аның ире Илшат, энесе Артур гел хәлемне белеп торалар. Кирәк икән, азык-төлекне дә китереп китәләр. Мин аларга бик тә рәхмәтле, – дип дәвам итә.
Гомер бәйрәме белән котлап, тән сихәте, күңел тынычлыгы, алга таба да якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләде аңа Резидә Әмировна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев