Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче сугыш ветераны туксан биш яшьлек юбилеен каршы алды

Күп еллар Әгерҗедә гомер кичерә ул

Сәүбән ага Миңнехуҗинны район башлыгы Азат Вәлиев, хәрби комиссар Илгиз Галиев, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова котладылар.

Көчек авылы егете Иж-Бубыйда урта мәктәпне дә тәмамлый алмаган, 17 яшендә аны сугышка алганнар. Өч тапкыр яраланган. Җиңү көнен Орджоникидзе шәһәрендә каршылаган. Аннан соң да якташыбызга туган якларга кайту насыйп булмый. Японнар белән сугыш чорында хәрби санитар поездда яралыларны озатып йөргән. Батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Егеттә уку теләге көчле була. Сугыштан кайткач урта мәктәпне тәмамлый. Алабуга укытучылар институтына укырга керә. Дипломлы белгечне Шаршады мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Соңыннан читтән торып Казан педагогика институтының тарих факультетын тәмамлый. Пенсиягә чыкканчы Яңавыл мәктәбендә укыткан.

Күп еллар Әгерҗедә гомер кичерә ул. Карчыгы вафатыннан соң Әгерҗедә яшәүче кызы Лидия, Актаныштагы улы Ленар, оныклары – Сәүбән аганың олы юанычлары. Бәйрәме көнне дә мул табын әзерләп табын түрендә утырттылар кадерле кешеләрен. Әтиләре, бабалары хөрмәтенә китап формасында ясалган махсус тортта “Гомер тарихы. Дәвамы бар...“ дип язылган. Сәүбән аганың гомер юлы әле якыннары янәшәсендә дәвам итсен, ул борчуларсыз рәхәт үтсен дип теләделәр кунаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев