Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче тыл ветеранына – 90 яшь

Бүген Нарат авылында туып-үскән, гомер буе Әгерҗедә яшәгән Гөлҗәүһәр апа Гыймазиева 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. Тимер юлда поездларны озата баручы булып эшләгән Гөлҗәүһәр апа хезмәтендә олы хөрмәт яулый, күпме пассажирлардан рәхмәт сүзләре ишетә! Тормыш иптәше Мәгъсум белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, ике улы...

Бүген Нарат авылында туып-үскән, гомер буе Әгерҗедә яшәгән Гөлҗәүһәр апа Гыймазиева 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Тимер юлда поездларны озата баручы булып эшләгән Гөлҗәүһәр апа хезмәтендә олы хөрмәт яулый, күпме пассажирлардан рәхмәт сүзләре ишетә! Тормыш иптәше Мәгъсум белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, ике улы да вакытсыз гүр ияләре булалар. Гөлҗәүһәр апа, Филдүсенең ике улын да үстереп, олы тормыш юлына чыгара.

Сугыш ветеранының тол хатыны буларак үзенә, ятимнәр буларак ике оныгына фатир биргән республика һәм район җитәкчеләренә дә олы рәхмәтле тыл ветераны.

Гөлҗәүһәр апаны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова котлап Рәсәй Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы Валерий Макаров исеменнән бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев