Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә үзара салым тапшыру сүлпән бара

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә үзара салым тапшыру эшенең сүлпән баруына борчылуын белдерде. 28 февральдә Әгерҗедә һәм авылларда үзара салым җыюга кагылышлы референдум уздырырылып, шәһәрдә аны 200әр сумнан җыю турында килешенгән иде. 11 апрельгә әлеге акчаларны нибары 1003 кеше (ә тапшырырга тиешле шәһәрдәшләребез саны 10 меңгә якын)...

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Валерий Макаров Әгерҗедә үзара салым тапшыру эшенең сүлпән баруына борчылуын белдерде.

28 февральдә Әгерҗедә һәм авылларда үзара салым җыюга кагылышлы референдум уздырырылып, шәһәрдә аны 200әр сумнан җыю турында килешенгән иде. 11 апрельгә әлеге акчаларны нибары 1003 кеше (ә тапшырырга тиешле шәһәрдәшләребез саны 10 меңгә якын) генә тапшырган. Беренчеләрдән булып тапшыручы оешмалар исемлегендә хәрби комиссариат бүлекчәсе, суд приставлары хезмәте, урман хуҗалыгы, социаль яклау идарәсе - барлыгы 35 оешма бар. Ә менә тапшырмаучыларның исемлеге тимерьюлчыларның дистәдән артык оешмасы белән башланып китә. "Кара" исемлектә "Сетевая компания" җәмгыяте, "Саклык банкы" бүлекчәсе, "Ак Барс банк", "Россельхозбанк" офислары һ.б.лар - 20дән артык оешма.

Әгәр сез берниниди оешмага карамыйсыз, пенсионер яисә үзара салымны шәхсән үз кулыгыз белән тапшырасагыз килә икән, Әгерҗедәге Бердәм хисаплау үзәгенә (ЕРЦ, К.Маркс урамы,74) йә шәһәр башкарма комитетына илтегез (6нчы кабинет).

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: халыктан җыелган акчаның һәр бер сумына Хөкүмәт тагын 4 сум өстәп, әлеге акчалар шәһәребезне төзекләндерү, тагын да уңайлырак итүгә тотылачак.

Салым тапшыруга кагылышлы тулы исемлек белән "Әгерҗе хәбәрләре" сайтында (agryz-rt.ru) таныша аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев