Әгерҗедә үзәк урамны төзекләндерү турында фикер алыштылар
Төрле идеяләр яңгырады
24 март көнне 3нче мәктәптә "Карл Маркс урамы нинди булачак?" темасына иҗтимагый фикер алышу булды.
Фикер алышуда район администрациясе, шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, яшьләр парламенты, эшмәкәрләр, актив яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре актив катнашты. Аларга төркемнәрдә эшләргә һәм урамның тышкы кыяфәте турында фикер алышырга тәкъдим ителде.
Ике сәгать дәвамында катнашучылар шәһәрнең үзәк урамын төзекләндерү буенча үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен белдерделәр. Төрле идеяләр яңгырады: урамны яшелләндерү, өстәмә парковка урыннары булдыру, җәйге кафе ачу, районның күренекле кешеләре турында мәгълүмат белән билбордлар урнаштыру һәм башкалар. Шулай ук архитекторлар тарафыннан онлайн-сораштыру нигезендә эшләнгән беренче эскиз тәкъдим ителде.
Киләчәктә тәкъдим ителгән барлык идеяләр һәм фикерләр игътибарга алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев