Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә зур өмәгә район башлыгы үзе чыкты (ВИДЕО)

Район белән бергәләп тәртипкә китерделәр

Бүген Әгерҗе районында Бөтенроссия экологик өмә уза. Урамнарда, паркларда һәм оешмалардагы территорияләрне җыештырырга барлык соцобъектлар хезмәткәрләре: район хакимиятеннән башлап, зур булмаган оешмаларга кадәр чыкты.

Элеккеге Ленин паркы территориясендә өмәне район башлыгы Азат Вәлиев шәхсән үзе җитәкләде.

Азат Рөстәмович халыкка мөрәҗәгать итеп, агымдагы елда район җитәкчелеге тарафыннан ташландык һәм чүп-чар баскан территорияләрне масштаблы чистарту планлаштырылуын ассызыклады.

Инструментлар һәм эш формасы белән коралланып, барысы да бердәм эшкә тотындылар: агачлар һәм куаклар кистеләр, чүп-чар җыйдылар һәм чыгардылар. Кыскасы, районның зур коллективы бердәм булып чисталык өчен көрәшкә алынды.

"Өмәләрдә катнашу-кешеләрне якынайтучы, тирә-юньне кайгыртуга җәлеп итүче күркәм традиция", - дип билгеләп үтә өмәдә катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев