Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедәге биш күпкатлы йортның ишегалларын төзекләндерү эшләре тәмамланды

Әлеге эш райондагы “Брус“ ширкәте юл төзүчеләренә йөкләнде

Татарстан Республикасы Президентының ике ел элек гамәлгә ашырыла башлаган “Безнең ишегалды“ программасы кысаларында Әгерҗедә барлыгы 15 күпкатлы йорт ишегалдысы капиталь төзекләндерелде. Шуның бишесендә эшләр быел башкарылды.

Төзекләндерү эшләренә керешкәнче “Безнең ишегалды“ программасы өчен җаваплы район комиссиясе һәр ишегалдында җәмәгать тыңлаулары оештырып, халыкның теләкләре проект ясаучылар тарафыннан исәпкә алынды. Иң беренче чиратта, ишегалларындагы юллар төзекләндерелде һәм тротуарлар салынды. Әлеге эш райондагы “Брус“ ширкәте юл төзүчеләренә йөкләнде. Ә балалар өчен уен мәйданчыклары, кече һәм көнкүреш архитектура формаларын урнаштыру төзекләндерүнең тәмамлау этабы булды. Шулай итеп, быел Әгерҗедә М.Горький, 13 һәм Гагарин, 10; Гагарин, 2 һәм М.Горький, 1; Комсомольская, 9; Энгельс 3 һәм 3а; М.Горький тыкрыгы, 2 һәм Гагарин, 7 йортлары ишегаллары бик зур үзгәреш кичерделәр.

Узган атнада Казаннан килгән махсус комиссия “Без нең ишегалды“ программасы буен ча башкарылган эшләргә бәя бирде.

– Дөрес, кайбер урыннарда кимчелекләр табылды. Аларны якын көннәрдә бетерү бурычы куелды, – ди район башкарма комитетының төзелеш бүлеге начальнигы Лилия Хаҗиева. Ул шулай ук үз ишегалларын төзекләндерү һәм яшелләндерүгә битараф булмаучыларга рәхмәтен дә җиткерде.

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев