Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедәге “Эссен“ урынына - “Табыш“

Әгерҗелеләр арасында халык яратып йөри торган "ЭССЕН Экспресс" кибете реконструкциягә ябыла икән дигән имеш-мимешләр йөри. Бу зур сәүдә ноктасын яңа елда нинди үзгәрешләр көтә? Шушы сорау белән без кибет директоры Нияз ВӘЛИЕВка мөрәҗәгать иттек. - Нияз Нәҗипович, "ЭССЕН Экспресс" кибетен үзгәртеп кору нәрсә белән бәйле? Халыкның яраткан сәүдә ноктасы киләчәктә...

Әгерҗелеләр арасында халык яратып йөри торган "ЭССЕН Экспресс" кибете реконструкциягә ябыла икән дигән имеш-мимешләр йөри. Бу зур сәүдә ноктасын яңа елда нинди үзгәрешләр көтә? Шушы сорау белән без кибет директоры Нияз ВӘЛИЕВка мөрәҗәгать иттек.
 
- Нияз Нәҗипович, "ЭССЕН Экспресс" кибетен үзгәртеп кору нәрсә белән бәйле? Халыкның яраткан сәүдә ноктасы киләчәктә дә эшләячәкме?
- Әлбәттә, эшләячәк. Әмма ул якын арада икенче төрле булачак. Әлеге кибет тиздән дискаунтер "ТАБЫШ" исемле булачак. Анда товар хаклары уртача базар бәясеннән чагыштырмача түбән булыр дип көтелә. Бу рекламага чыгымнарны киметү хисабына шулай эшләнелә. Сәүдә залында сатып алучылар өчен бөтен нәрсә уңайлы итеп уранштырыла, йөрү урыннары да киң булачак.
- Сатып алучыларны, иң беренче чиратта, товар ассортименты кызыксындыра. Ул элеккечә калачакмы?
- Ассортимент үзгәрәчәк. Сатып алучыга көндәлек рәвештә кирәкле товарлар түбән бәядән тәкъдим ителә. Сатуда азык-төлек, җиләк-җимеш, яшелчә, көнкүреш химиясе, кием-салым, йорт өчен текстиль, эчемлекләр булачак. Кыскасы, әгерҗелеләр, юкка борчылмасыннар. Сатып алучылар көндәлек кирәкле товар белән арзанрак хакка тәэмин ителәчәк. Мондый форматтагы кибетләр башка төбәкләрдә популярлык казанып өлгерде инде.
- Яңа форматтагы кибет кайчан ишекләрен ачачак?
- Дискаунтер сатып алучылар өчен ишекләрен 22 январьдә ачачак. Әгерҗелеләргә бу кибет бик тә ошар дип өметләнәбез. Килегез, һич тә үкенмәссез!
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев