Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедәге почта ташу һәм эшкәртү цехына яңа җитәкче билгеләнде

РАХМАЕВА Мөнирә Минзаһид кызы “Россия Почтасы“ предприятиесе филиалы – “Татарстан Почтасы“ идарәсе Алабуга районара почтамтының Әгерҗедәге почта ташу һәм эшкәртү цехы җитәкчесе итеп билгеләнде.

М.Рахмаева 1965 елда Әгерҗедә туган. 1985 елда “Җитештерү предприятиесе бухгалтеры“ белгечлеге буенча Удмурт бухгалтерлык мәктәбен, 2000 елда Казан элемтә электр техникумын тәмамлаган. Читтән торып Казан техник университетында белем алган.

Хезмәт юлын 1982 елда узел хастаханәсендә эшли башлаган. Соңыннан 27нче һөнәр училищесында кассир булып эшләгән. 1992-2008 елларда – Әгерҗе элемтә узелында исәпләү буенча техник. Соңгы тугыз елда – Алабуга районара почтамтының Әгерҗедәге почта ташу һәм эшкәртү цехында әбунә участогы инструкторы.

Ххх

Моңа кадәр цех җитәкчесе булып эшләгән Светлана Николаева шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев