Әгерҗедәге "Татфондбанк" бүлекчәсе халыкка хезмәт күрсәтүне дәвам итә
Узган атна ахырында "Татфондбанк"ның Әгерҗедәге өстәмә офисына һәм аның банкоматлары тирәсенә якын килерлек түгел иде. Бу бездә генә түгел, Татарстан буенча шундый хәл күзәтелде. Банктан хезмәт хакы, пенсия алучылар, исәп-хисап счетлары булган эшмәкәрләр хафага калды. Халык арасында нинди генә имеш-мимешләр таралмады?! Узган шимбәдә әлеге банкта кемнең акчасы бар, банкоматлардан барысын...
Узган атна ахырында "Татфондбанк"ның Әгерҗедәге өстәмә офисына һәм аның банкоматлары тирәсенә якын килерлек түгел иде. Бу бездә генә түгел, Татарстан буенча шундый хәл күзәтелде. Банктан хезмәт хакы, пенсия алучылар, исәп-хисап счетлары булган эшмәкәрләр хафага калды.
Халык арасында нинди генә имеш-мимешләр таралмады?! Узган шимбәдә әлеге банкта кемнең акчасы бар, банкоматлардан барысын да кырып-себереп алып бетерергә ашыкты. Әмма көнлек лимит 25 мең сумга гына калган иде. Банкоматлар да төпсез кое түгел бит. Якшәмбегә алар бушап калды. Бу атна башлану белән халык тагын банкка агылды. Дүшәмбе көнне пенсия алырга чират барлыкка килде. Шактый киеренкелек булса да, Әгерҗе пенсионерларына декабрь ае пенсияләре бирелде.
Банкның урыннардагы подразделениеләре ябылды дигән имеш-мимешләр һич тә дөрес түгел. Әгерҗедәге банк бүлекчәсе халыкка хезмәт күрсәтүне дәвам итә.
"Татфондбанк"ның директорлар советын Премьер-министр Илдар Халиков җитәкли. "Банкның финанс хәлен тиз арада җайга салу өчен Банк җитәкчелеге Татарстан Хөкүмәте белән бергә бөтен чараларны күрә", дип хәбәр итә кредит оешмасының матбугат үзәге. Банкның Әгерҗедәге бүлекчәсе гадәти режимда эшли, фәкать бу шимбәдә, 17 декабрьдә, банк халыкка хезмәт күрсәтмәячәк.
Бу темага яңа хәбәрләрне газетабыз сайтыннан (agryz-rt.ru) да күзәтеп барыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев