Әгерҗедәге туганнар каберлеге янында митинг узды
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Форпост үзәге һәм Яшьләр сәясәте бүлеге хезмәткәрләре Әгерҗедәге туганнар каберлеге янында митинг уздырдылар.
Митингны “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Вәлиев ачып җибәрде. Ул илебез азатлыгын саклаганда яраланып, соңгы сулышларын Әгерҗе госпиталендә алган һәм мәңгелек йортлары туганнар каберлегендә булган солдатларның хәтердә булулары турында әйтте.
– Биредә күмелгән 35 солдат үз гомерләре бәрабәренә җиңүне якынайттылар. Алар арасында 18 яшьлекләре дә булган. Илебезнең төрле почмакларыннан булган батыр солдатларны истә тоту – безнең бурычыбыз, – диде Руслан Рамилевич.
Яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Татьяна Сергеева сугыш китергән корбаннар турында сөйләде.
– Әгәр илебез корбанарының һәрберсенә бер минут тынлык игълан итсәк, безгә 32 ел дәшмәскә туры киләчәк, – диде Татьяна Сергеевна.
Аннан ул хәзерге 3нче мәктәп урынындагы госпиталь турында сөйләде. 300 урынлы бу госпитальдә күпләр дәваланып, ил азатлыгын яуларга киткән, ә 35 солдат биредә мәңгегә ятып калган. Менә шул солдатлар хөрмәтенә куелган обелиск янында бер минут тынлык игълан ителде. Аннан обелискка венок куйдылар һәм чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев