Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән Ринат Шиябетдинов үзе яши торган йорт стеналарын рәсемнәр белән бизи

Матурлыкка омтылу – күңел халәте ул. Әгерҗедә яшәүче Ринат ШИЯБЕТДИНОВ әлеге сүзләрнең хаклыгын үз үрнәгендә раслап яши.

35 ел машинист булып эшли ул. Лаеклы ялга чыккач, аңа үзе яши торган М.Горький урамы, 7нче йортның торак милекчеләре ширкәтен җитәкләүне ышанып тапшыралар.

  • Башта Ленин урамында шәхси йортта яшәдек. Анда агачтан төрле әйберләр ясап йортыбызны бизи идем. Фатирга күчкәч мондый мөмкинлек калмады. Ә менә иҗат итү дәрте сүнмәде, – дип сөйли Ринат.

Әлеге дәрт үзе яши торган урынны бизәүгә этәрә дә инде аны. Башта күпкатлы йортның ишекләренең тышкы ягында рәсемнәр барлыкка килә. Аларга яраткан мультфильм геройларын төшерә Ринат.

Иң кызыгы – элек аның бервакытта да рәсем ясау белән шөгыльләнгәне булмый. Ул эскизларны интернеттан эзләп таба, аннан диварларга төшерә. Күршеләренә бу бик тә ошый һәм алар кабат-кабат яңа рәсемнәр төшерүен сорый башлыйлар.

Шулай итеп, дүрт ел эчендә рәсемнәр башта Ринат яши торган подъездда, аннан башкаларында барлыкка килә. Хәзер бу йорттагы һәр кат рәсемнәр галереясын хәтерләтә. Хәтта щитларга да бизәкләр төшергән ул.

  • Илһам килсә, бизи башлыйм. Башта нинди картина ясау турында уйлыйм, ясап карыйм, аннан соң  кулга буяулар һәм пумала алам, – ди Ринат. – Кайчак бер көн эшлим дә туктыйм, кайвакыт 3-4 көн рәттән эшләсәсм дә туктый алмыйм.

Үзенең иҗаты белән әгерҗелеләрне социаль челтәрләр аша таныштырып тора рәссам. Аның эшен күпләр хуплыйлар һәм алга таба да иҗат итүен телиләр. Рәссам үзе дә ирешелгәннәрдә туктарга җыенмый. Рәсем ясаудан тыш, ул иске әйберләрне торгызу һәм гравюра белән дә шөгыльләнә.

  • Планнар зурдан, әмма барысын тормышка ашыру өчен вакыт җитми, – ди ул.

Иҗат эшендә аңа гаиләсе дә булыша. Уллары Рамил белән Радик, әтиләре юлыннан китеп, машинист булып эшлиләр. Киленнәре Эльнара да – иҗади шәхес.

Һәр бәйрәмдә әлеге күпкатлы йорт диварларында яңа котлаулар пәйда була. Әнә, тиздән булачак бәйрәм алдыннан да “Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне белән!“ дигән сүзләр урын алган.

Күпкатлы йорт подъезддан башлана дип юкка гына әйтмиләр. Әлеге подъездда Ринат кебек рәссам яшәгәндә аеруча яхшы. Башкаларга бу матурлыкка сокланасы һәм аны саклыйсы гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев