Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедән Рәйсә апа Гафаровага - 90 яшь

“Мин ел саен 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантананы көтеп алам. Бер генә елны да бармый калганым юк. Быел да 9 Май бәйрәмен көтә башладым инде”, – ди шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән Рәйсә апа ГАФАРОВА.

Рәйсә апа сугыш елларын әле дә тетрәнеп искә ала.

  • Сугыш елларында Әгерҗедә ашлык әзерләү пунктында эшләдем. Миңа, 12 яшьлек кызга, андагы эшне башкару, бигрәк тә зур-зур капчыкларны күтәрү бик авыр иде. Ачлы-туклы яшәп, ничек көч җиткәндер инде, – дип сөйли күз яшьләре аша.

Әгерҗелеләр аны элек Казанская урамында урнашкан китап кибете сатучысы буларак хәтерлиләрдер. Озак еллар почта киоскында газета-журналлар да сата ул.

  • Үзем дә китап укырга бик яраттым. Аз гына артык акчам барлыкка килсә дә китап ала идем. Хәзер генә укый алмыйм, – дип уфтана.

Көненең күп өлешен телевизор карап уздыра Рәйсә апа.

  • Аптыратып бетерәм телевизорны, – ди, шаяртып.

Кирәк чакта кибеткә дә йөри әле. Әгерҗедә яшәүче улы Марат та еш килә әнисенең хәлен белергә.

  • Төп йортыбыз Такташ урамында иде безнең. Ий, сагынам шунда яшәгән чакларны, – дип уфтана. Шулай ди дә яраткан җырын суза:
  • Яшь гомер бер узгач, кайтмый ул яңадан...

Әнә шулай балачак, яшьлек елларына кайтып, хатирәләрен барлады гомер бәйрәме көнне юбиляр. Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Валерий Макаров исеменнән котлап, бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырган район башкарма комитеты  җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага онытмаулары, зурлаулары өчен кат-кат рәхмәтен җиткерде.       

  • Без Сезнең белән 9 Майга кадәр генә саубуллашабыз, Рәйсә апа. Әлеге көн – нәкъ менә сезнең кебек тыл ветераннарын зурлау бәйрәме бит. Шуңа сезне бәйрәм чараларында көтеп калабыз, – диде Римма Ринатовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев