Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗегә бүген нинди һөнәр ияләре кирәк?

Бер җирдә дә эшләмичә, диванда заманны сүгеп ятучылар да бар

Менә тагын уку елының ахыры якынлаша. Чыгарылыш сыйныф укытучылары, укучылары һәм аларның ата-аналары өчен урак өсте. Хәзер бит заманалар кызык: балаларның алга таба кайсы юлдан китәселәрен уйлап, ата-ана күбрәк кайгыра. Һәрберебезгә үз балабыз бик кадерле, әллә кем итәсе, әллә кем итеп күрәсе килә. Бу табигый хәл инде. Чаманы югалтмасаң.

“Гомумюгары” белем алуга күчкәнче, узган гасыр ахырларында, бу эш ул кадәр зур проблема түгел иде. Һәркем үз мөмкинлекләрен белеп, җаны теләгән юлны сайлый: кемдер югары уку йортына кереп бәхетен сынап карый, кемдер тагын кая. Мәктәптән соң эшкә урнашу бер дә оят эш түгел. Эшли-эшли өйрәнеп, кирәк булса, укырга җаен табып, үз эшенең остасына әйләнүчеләр күпчелекне тәшкил итте. Институтка керә алмаганнар да бик боегып йөрмәделәр. Эшкә урнаштылар да теләкләре сүрелмәсә, икенче елны тагын кереп карадылар. Шул бер ел эчендә, фикерләре үзгәреп, яңа һөнәр сайлаучылар да булды.

Дүрт дистә елдан артык мәктәптә эшләгәнгә күрә, бу мәсьәләгә карашның акрынлап ничек үзгәрүе минем күз алдында. БДИ кергәнче, бөтен нәрсә акчага сатылган чакта, балаларын бер түгел, икешәр, өчәр дипломлы итүче ата-аналар да булды. Кемнәрнеңдер бу дипломнары хәзер киштәдә тузан җыеп та ятадыр. ”Дөнья булгач кирәк булыр” дип, запас белән яшәргә өйрәнгән халыкны гаеп итеп тә булмый. Безнең илдәге тормыш үзе үк һәрнәрсәгә әзер булып торырга өйрәтә бит.

Яшьләр-бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары- һөнәр сайлау мәсьәләсендә ниндирәк фикердә икәнен сораштырып алдым әле. Сезгә дә җиткерим.

Тугызынчы сыйныфтан соң, укуын мәктәптә дәвам итәргә теләүчеләр мин сорашкан укучыларның биштән берен тәшкил итә икән. Болар, гадәттә- мәктәптән соң югары ук йортына керергә теләүчеләр яки кая барырга икәнен билгеләп бетерә алмаганнар. Әгерҗенең үзендә мондый уку йортларының бөтенләй булмавы, ата-ананың баласын бу яшьтә өйдән чыгарып җибәрәсе килмәү аркасында гына да унынчы сыйныфка килергә мәҗбүр булучылар бар. Калган күпчелеге техникумнарга юл тотарга исәпли. Һөнәр училищеларына атлыгып торучылар бик аз. Барысы да диярлек бу карар үземнеке дип исәпли. Яртысы һөнәр сайлау буенча тестлар уздыручы белгечләрнең фикеренә колак сала икән. Бу яхшы фал, әлбәттә. Менә шул балаларның ата-аналарына шундый ярдәм күрсәтелгән булса, ә алар белгеч фикеренә колак салган булсалар, бәлки икенче һөнәр үзләштереп ятарга туры килмәс иде. Андыйлар 35%!!! ны тәшкил итә. Бу бит югалган вакыт, акча дигән сүз.

Сораштырган балаларның 82% тизрәк һөнәр алып эшли башларга теләкләрен мөстәкыйль тормыш башлау, акча эшләү белән бәйли. Моны халыкның матди ягы авыр, бала тизрәк ата-анасына ярдәм итәргә тели дип аңларга була. “Мине иң беренче хезмәт хакы кызыксындыра ” дисәләр дә, шушы яшьтән балаларга акча шаукымы тигән диясе килми. Бердәм дәүләт имтиханын тапшырудан куркучылар да бар. Шөкер, алга таба бу өлкәдә уңай үзгәрешләр булырга тора бугай.

“Кара эш”кә мөнәсәбәтләрен дә беләсем килде. Балаларның 18% гына кара эштән курыкмауларын белдерде. Ә 37% беркайчан да “кара эш” эшләмәячәкмен, ди. Алар, димәк, я ата-анасы җилкәсендә ятачак, я бик тырышып чиста эш эзләячәк. Калганнары, бик кирәк булса, эшләргә дә әзер икән.

Мәктәпне бетереп, кулларына тулы урта белем турында документ алырга теләүчеләр ни сөйли соң? Болар инде һөнәр сайлауга җитдирәк якын килгән, дип фараз кылабыз. Ә аларның 80% югары уку йортына барырга теләк белдерә. Мондый җавапны ишеткәч, ирексездән “Син дә мулла, мин дә мулла. Атка печән кем сала?” дигән гыйбарә искә төште. Теге калган 20%тыр инде. Я тугыздан соң ук мәктәптән китеп, ВУЗ бетерә алмаганнар? Югары белем алып та, һөнәренең тәмен таба алмаганар да булырга мөмкин. Булмас, димә. Тормыш бит ул. Гаеп түгел.

Һөнәрне популяр булганы өчен сайлаучылар да бар. “Үземнең бу эшкә сәләтем, көчем җитәрме-юкмы-анысын белмим. Тик мин аны сайлыйм” диючеләр ун баланың дүртесе икәнен күргәч, “Барын югын белмидер, бал телидер тамагым” дигән мәкаль искә төште әле. Алга таба бу балалар башка юлны эзләп китмәс, дип кем әйтә ала.

Ярар, керделәр дә, укып та чыктылар, ди. Дипломнарын тотып, кайларга юл тота алалар бүген яшьләр? Әгерҗегә бүген нинди һөнәр ияләре кирәклеге турында белешкән идем. “Иң кирәклеләре-укытучылар һәм табиблар,- диде районның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Ирина Поносова.- Аннан тыш төзелештә, шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә эшләргә теләүчеләрне табып булмый. Пешекчеләргә дә сорау зур” Укытучы белән табибларны кем теләсә, шул тәнкыйтьләп, дәрәҗәсен төшереп бетердек инде. Шуңа да мәктәп белән хастаханәләргә эшкә барырга атлыгып торучылар юктыр, мөгаен. Акчалары да ташка үлчим. Стаж җыеп, категория күтәреп, хезмәт хакын арттырганчы тыйнак кына яшәргә кайсы яшь кеше риза булсын. “Күп акчалы эш кирәк, тиз кирәк хәзер яшьләргә”- дип сүгәргә яратсак та, аларны кем шундый итеп тәрбияләде соң? Үзебез бит! Акчасы аз дип бер җирдә дә эшләмичә, диванда заманны сүгеп ятучылар үзебезнең арада да бар. “Шәһәрне төзекләндерү сферасына ризалату бик авыр. Эшсезлек буенча бездә исәптә торучыларның кайберләре белемнәре, тәҗрибәләре мактанырлык булмаса да, үзләренә югары бәя куялар. Кайберләре дәүләт биргән пособиене азсына,”-ди Ирина Петровна. Әгерҗедә өч-дүрт дистә ел һөнәр училищесы пешекчеләр әзерләп чыгарып та, аларның җитмәве бөтенләй аңлашылмый. Дәүләт күпме акчаны суга салган дигән сүз инде бу.

Ничаклы баналь яңгыраса да, кеше эшенә ашкынып барырга тиеш, дигән сүзләр дөрес инде. Шулай булмаса, ул газапка әйләнә. Дипломлы эшсезләр дә кемгә кирәк? Һәр кешенең эзләнергә, төрле өлкәдә үзен сынап карарга хокукы бар, әлбәттә. Психологлар хәтта шөгыльне еш алыштыру файдага гына, диләр. Тик эзләнүләр күпкә китеп, гомер узганын сизми калмасыннар иде. Ә гомер дигәне ул бик кыска икән.

Наилә ХАРИСОВА, Әгерҗе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев