Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгерҗегә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде

Ул 2нче мәктәптә, яңа поликлиникада булды

Әгерҗегә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Ул 2нче мәктәптә, яңа поликлиникада булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев озатып йөрде. 

“ПроШкола“ федераль программасы кысаларында быел 2нче, 3нче шәһәр һәм Көчек мәктәпләрендә 125 миллион сумлык ремонт эшләре уздыру күздә тотыла. Иң масштаблы төзекләндерү 2нче мәктәптә башкарылачак. Аның өчен 70 миллион сум акча бүленгән. Бу көннәрдә “Стройград“ ширкәте төзүчеләре белем бирү йортының 3нче катында тулы куәткә эш башлап җибәргәннәр.

– Киләсе уку елын мәк тәбебез икенче яшьлеген кичереп каршы алыр дип өметләнәбез. Бөтен нәрсә үзгәрәчәк: җылылык, су системалары, түбә, ишек-тәрәзәләр, кабинетлар, – дип таныштырды кунакларны мәктәп директоры Оксана Дорось.

Ул кабинетларга алты миллион сумлык җи һазлар алыначагы турында да хәбәр итте.

Кунаклар бу уку елында әлеге мәктәптә эшли башлаган “Үсеш ноктасы“ үзәге эшчәнлеге белән дә таныштылар. Робототехника түгәрәгенә йөрүче укучылар төрле функцияләр башкаручы роботлар турында сөйләделәр. Башлангыч сыйныф малайлары шахмат уйнау серләре белән уртаклаштылар. 9 сыйныф укучылары география, физика, химия буенча тәҗрибәләр күрсәттеләр.

– “Үсеш ноктасы“ үзәгенең сезгә дәүләт имтиханнарына әзерләнү өчен дә зур ярдәмче булуы сөендерә, – диде Әлфия Гомәр кызы чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев