Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр - абсолют җиңүчеләр исемлегендә

Сигез ел дәвамында "РИТЭК" җәмгыяте уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә әгерҗелеләр бер генә тапкыр җиңү яуламадылар инде. Ә менә абсолют җиңүчеләр исемлегенә әле беренче тапкыр гына керделәр. "Экология" номинациясенә тәкъдим ителгән 600 эш арасыннан "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге проекты абсолют җиңү яулады. Проект "Могҗизалы тоз бөртекләре" дип...

Сигез ел дәвамында "РИТЭК" җәмгыяте уздырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә әгерҗелеләр бер генә тапкыр җиңү яуламадылар инде. Ә менә абсолют җиңүчеләр исемлегенә әле беренче тапкыр гына керделәр.

"Экология" номинациясенә тәкъдим ителгән 600 эш арасыннан "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге проекты абсолют җиңү яулады. Проект "Могҗизалы тоз бөртекләре" дип атала. 300 сумлык грант акчаларына галокамера җиһазландырырга планлаштыралар. Аны икенче төрле тоз мәгарәсе яки тере һава дип тә атыйлар.Әлеге махсус бүлмәдә стеналар һәм идән тозлы катламнан тора. Галогенератор, вентиляция, һава чистарту җайланмасы, яктырткыч бар. Галогенератор тозны һавага тарата.

Галокамера тын юлы, ашкайнату системасы, йөрәк-кан, тире авыруларын, неврозны дәвалау һәм кисәтүгә хезмәт итә. Тоз мәгарәсе иммунитетлары зәгыйфь булганнар өчен аеруча файдалы.

Галокамерада булган чакта пациентлар инструктор җитәкчелегендә тын алу техникасын үзләштереп, сулыш мускулатурасына тренировка уздыралар, төрле күнекмәләр башкаралар.Сабыйлар тыныч уеннар уйнап, рәсем ясыйлар.

Әлеге идеянең һәм проектның авторы - гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Любовь Белослудцева.

- Дөресен генә әйткәндә, бу фикер күптәннән туган иде инде. "Могҗизалы тоз бөртекләре" проектын бәйгегә дүртенче тапкыр юлладык. Быел әлеге проектны абсолют җиңүчеләр исемлегенә кертүләре аеруча сөендерә, - ди ул. - Моңа кадәр Әгерҗедә мондый могҗизаның булганы юк иде бит әле. Тоз мәгарәсе рухны да, тәнне дә савыктыру сәләтенә ия.

Галокамерада дәвалау курсын теләге булган һәркем уза алачак. Шулай да иң беренче чиратта мондый мөмкинлекне күп балалы, аз тәэмин ителгән, тәртип булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бирергә ниятлиләр.

- Әлеге проектны тормышка ашыру балаларны савыктырырга ярдәм итәчәк. Балалар сәламәт булса, алар бәхетле, ә, димәк, аларның әти-әниләре дә бәхетле, - дип фикер йөртә Любовь Михайловна.

Ххх

"РИТЭК" җәмгыяте уздырган бәйгедә безнең районнан тагын ике проект грантка лаек булды. Сарсак-Омга авыл җирлегенең "Нык дуслык" проекты "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңү яулады.

- 70 мең сум грант акчаларына татар, рус, удмурт милли сәхнә костюмнары тектерергә планлаштырабыз, - ди авыл җирлеге башлыгы Тамара Сергеева.

"Наз" приютының проект эше дә 100 мең сум грант откан. Ул "Табигать белән гармониядә" дип атала. Приютта инде күптәннән балаларда бакчачы һөнәренә мәхәббәт һәм кызыксыну уятучы агросәгать уздырылып килә. Ә грант акчаларына иртә өлгерешле кыяр үстерү өчен теплица алырга планлаштыралар.

Нинди генә проект җиңү яуламасын, аларда катнашучылар "РИТЭК" җәмгыятенә хыялларны тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәләр. Активстларга киләчәктә яңа идеяләр юлдаш булуын телисе генә кала. Ә менә әлеге бәйгедә катнашып карамаганнарга үз көчләрен сынап карарга кирәк.

Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев