Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗелеләр, Артемга сезнең ярдәм кирәк

Безнең 26 яшьлек олы улыбыз Артем - I группа инвалид. Сигез ел элек юл һәлакәтенә эләгеп, умыртка сөягенә зыян килгән иде. Аның барлык диагнозларын язарга бер генә материал җитмәс, мөгаен.Узган ел ул Курганда дәвалану узды, яхшы якка үзгәрешләр дә бар. Анда бару өчен бик күпләр ярдәм кулын сузды ул чакта....

Безнең 26 яшьлек олы улыбыз Артем - I группа инвалид. Сигез ел элек юл һәлакәтенә эләгеп, умыртка сөягенә зыян килгән иде.

Аның барлык диагнозларын язарга бер генә материал җитмәс, мөгаен.Узган ел ул Курганда дәвалану узды, яхшы якка үзгәрешләр дә бар. Анда бару өчен бик күпләр ярдәм кулын сузды ул чакта. "Семык" бәйрәмендә дә акча җыеп тапшыручылар күп булды. Аларның һәркайсына ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Күптән түгел генә Курганнан шалтыратып, тагын дәвалау курсы узарга чакырдылар.Анда бару өчен тиз арада 60 мең сум акча кирәк. Моңа юл һәм озатучыга кирәкле чыгымнар керми. Зур сумма булмаса да, гаиләбезнең аны күтәрергә мөмкинлеге юк.

Улыбыз үзе дә көн саен тренировкалар ясый. Аның бик тә аякларына басасы, элеккеге кебек тулы канлы тормыш белән яшисе килә. Безнең дә иң зур хыялыбыз бу.

Владислав ИВАНОВ.

Күләгәш авылы.

Редакциядән.

Артемга ярдәм кулы сузарга теләүчеләр 22861, 22962 телефонына шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев