Әгерҗелеләр авыр хәлдәге гаиләләргә булышалар
Яшьләр парламенты әгъзалары районыбыздагы утыз гаиләгә ярдәм күрсәттеләр.
Коронавирус пандемиясе барган көннәрдә Әгерҗедәге Яшьләр парламенты әгъзалары, волонтерлар һәм шәһәребезнең олы йөрәкле кешеләре “Игелекле Әгерҗе – мохтаҗларга ярдәм ит“ акциясе игълан иттеләр.
Үзизоляция режимы кертелүгә әлеге тәкъдим белән Яшьләр парламенты рәисе урынбасары, юрист Стас Никитин чыккан иде. Ул авыр хәлдә яшәүче биш гаиләгә азык-төлек белән ярдәм итте. Бу идеяне парламент җитәкчесе Марсель Шахмин да күтәреп алды һәм алар, “Игелекле Әгерҗе – мохтаҗларга ярдәм ит“ исемле акция игълан итеп, аңа шәһәрдәшләрне дә кушылырга өндәделәр. Шулай итеп, 15 апрельдә шәһәрдә әлеге акция тулы көченә эшли башлады.
- Без олы йөрәкле шәһәрдәшләребез һәм волонтерлар Фәнил Бәшәров һәм Ренальд Исмәгыйлев белән берлектә бер атна эчендә утызга якын гаиләгә ярдәм күрсәттек. Болар – авыр хәлдә яшәүче, күпбалалы гаиләләр. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ялгызы бала үстерүче әниләр дә бар, – ди Марсель Шахмин.
- Ярдәмгә мохтажларны халыкны социаль яклау идарәсе һәм интернетта “Типичный Агрыз“ төркеменә язучылар аша беләбез. Бу вакыт аралыгында авылларда яшәүче дүрт гаиләгә дә азык-төлек белән ярдәм күрсәтергә өлгердек инде, – дип тә өсти ул.
Акцияне бик күп әгерҗелеләр хуплаганнар, аңа кушылган киң күңелле кешеләр саны утыздан артып киткән. Акчалата, азык-төлек, консервланган әйберләр белән дә булышучылар бар икән.
- Без аларның һәрберсенә рәхмәтле. Ә азык-төлекләр тутырылган пакетларны тапшырганда әниләрнең, балаларның, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең йөзләрендәге елмаюны күрсәгез иде... Аларның рәхмәтләре, теләкләре изге эшебезне киләчәктә дә уң итәр дип ышанабыз, – ди Марсель Фаат улы.
“Игелекле Әгерҗе – мохтаҗларга ярдәм ит“ акциясе дәвам итә. Әлеге игелекле акциягә кушылучылар тагын да артып, алга таба да авыр хәлдә калган гаиләләргә сөенечле мизгелләр бүләк ителсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев