Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр өчен файдалы мәгълүмат

Сорау белән кая барырга?

Газета укучыларыбыз еш кына редакциягә район җитәкчеләренә, район башкарма комитеты белгечләренә, депутатларга ничек мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын аңлатып язуыбызны үтенеп шалтыраталар. 

Түбәндәге язма әлеге үтенечләрне күз уңында тотып әзерләнде. 

АЛДАН ЯЗЫЛУ БУЕНЧА

Район башлыгы халыкны һәр атнаның сишәмбе көнендә 14 сәгатьтән кабул итә. Сораулары булган райондашларыбыз 21659 телефоны буенча алдан языла алалар. Район башлыгы урынбасарының кабул итү вакыты – дүшәмбе 13 сәгатьтән соң. Алдан язылу өчен телефон:  21560. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе халыкны сишәмбе көннәрендә 13 сәгатьтән соң кабул итә. 23061 телефоны буенча алдан язылу кирәк. 

Район башкарма комитеты бүлекләре (икътисад, социаль мәсьәләләр, инфрастуктур үсеш буенча һ.б.лар) белгечләре дә алдан язылу нигезендә кабул итәләр. Язылу өчен телефон: 23061. 

Шәһәрне тәртиптә тоту, аның төзелешенә кагылышлы сораулар белән “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итә аласыз. 24242 телефоны буенча алдан язылырга була.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил чәршәмбе көннәрендә 13 сәгатьтән соң кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 23061.  

КАБУЛ ИТҮ КӨННӘРЕНДӘ

Шәһәр төзелеше, архитектура мәсьәләләренә, төзелеш белән бәйле документларга кул куйдыру кирәк булган очракта дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә (8-17 сәгатьләрдә)  район башкарма комитетының төзелеш бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 21045. Торак мәсьәләсенә кагылышлы сораулар буенча белгечләр шул ук сәгатьләрдә сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә кабул итәләр. Телефон: 23062. ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды вәкиленә дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итәргә була. Телефоны шул ук: 23062.  

Алкогольле продукцияне законсыз сату, “соры базар”, формаль булмаган мәшгульлек һәм башка шундый мәсьәләләр буенча территориаль үсеш бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоннары: 23870.

ДЕПУТАТКА СОРАВЫҢ БУЛСА 

Әгерҗелеләр үз округларына кагылышлы сорауларны “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге Советы составындагы депутатларга  да бирә алалар. Округларның чикләре, кайсы депутатның нинди округка каравы турындагы  мәгълүмат – район сайтында. Үзегезнең округ депутатына кагылышлы мәгълүматны  24242, 22955 телефоннары буенча да алырга мөмкин.  

Белешмә:

Гражданнардан кергән  мөрәҗәгатьтләр буенча район хакимиятендә “кайнар линия” телефоны эшли: 23061.

Халык үз сорауларын шулай ук район сайтындагы “интернет-кабул итү” бүлекчәсе аша да юллый ала. 

Үзегезне борчыган проблеманы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына да җибәрә аласыз. Әлеге проблеманың фото белән раслануы шарт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев