Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр Сарапул Сабан туенда мәйдан тотты

Әгерҗе делегациясе район башлыгы җитәкчелегендә биш ел инде Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне Сабан туе белән котларга бара. Ә кунакка безнең татар халкы буш кул белән генә йөрми, әлбәттә. Бу юлы да район башлыгы Валерий Макаров Сарапул татарларына, бәйрәм кунакларына Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның милли бәйрәмебез белән котлавын җиткерде, Сабан туе бүләген...

Әгерҗе делегациясе район башлыгы җитәкчелегендә биш ел инде Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне Сабан туе белән котларга бара.
Ә кунакка безнең татар халкы буш кул белән генә йөрми, әлбәттә. Бу юлы да район башлыгы Валерий Макаров Сарапул татарларына, бәйрәм кунакларына Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның милли бәйрәмебез белән котлавын җиткерде, Сабан туе бүләген - телевизор тапшырды. Ә районыбыз үзешчәннәре күчтәнәчкә дәртле җыр-биюләр алып барганнар иде.
Әмма коеп яуган яңгыр бераз кәефне кырды, әлбәттә. Ләкин районыбыз көрәшчеләренә коеп түккән яңгыр да комачауламады.
- Көрәшчегә таш яуса да нипочем. Безнең егетләр чиләкләп яңгыр койганда да көрәш мәйданын ташлап китмиләр, җиңүгә ирешкәнче көрәшәләр, - ди ветеран тренер Альфред Сабирҗанов. Дөрестән дә, аның шәкертләре бил бирмәделәр Сарапул мәйданында. Көчектән Гадел Сабирҗанов белән Павел Матвеев пьедесталның беренче-икенче баскычында булдылар. Ә Исәнбайдан тренер Рәшит Садыйковның яшь көрәшчесе Алмаз Сундуков белән Кадыбаштан Рәсул Садыйков өченче-дүртенче урыннарда. Зурлардан Әлмир Шәрәфиев бишенче урынга чыкты.
Валерий Макаров та җитәкчеләр арасында оештырылган дартс ярышында Сарапул түрәләренең борынына чиертте. Ул, иң төз атучы буларак, беренче урын алды. Гомумән, безнең "глава", көчле, җитез, кыю спортчы буларак, бик күп түрәләргә үрнәк.
Сарапулда Сабан туе оештыруга зур өлеш кертүче якташыбыз, тумышы белән Мордывый авылыннан булган Сарапул электр генераторлар заводы генераль директоры урынбасары Илһам Фәррахов әгерҗелеләргә олы рәхмәтен җиткерде:
- Елның-елында якташларым Сарапул Сабан туена килеп, бүләкләре, җыр-биюләре, көчле көрәшчеләре белән сөендереп китәләр. Мәйданда әгерҗелеләр чыгышларын карап, сезнең белән горуланып утырам, хөрмәтле якташларым. Әгерҗе белән Сарапул арасында шундый җылы мөнәсәбәтләр урнашуга бик тә шат һәм бу дуслыкның озын гомерле булуын телим. Рәхмәт сезгә! - диде Илһам Фәррахов саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев