Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр Яңа елдан ни көтә?

Маймыл елы белән саубуллашырга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Матур уй-хыяллар белән Әтәч елын каршы алырга әзерләнәбез. Бу елда туганнарга 2016 ел нәрсәсе белән истәлекле һәм алар киләсе елдан ни өмет итәләр. Әйдәгез, сүзне Әтәч елында туганнарга бирик әле. Рушания БАЙТИМЕРОВА (1957 елгы) - район үзәк китапханә хезмәткәре: - 2016...

Маймыл елы белән саубуллашырга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Матур уй-хыяллар белән Әтәч елын каршы алырга әзерләнәбез. Бу елда туганнарга 2016 ел нәрсәсе белән истәлекле һәм алар киләсе елдан ни өмет итәләр. Әйдәгез, сүзне Әтәч елында туганнарга бирик әле.

Рушания БАЙТИМЕРОВА (1957 елгы) - район үзәк китапханә хезмәткәре:

- 2016 ел минем өчен күңелле вакыйгаларга бай булса да, өлкән каләмдәш дусларны югалту кайгысын да кичерергә туры килде. Апрель аенда бөек шагыйрь Тукаебызның 130 еллык юбилеен район күләмендә зурлап уздырдык. Аннан каләм остасы Наил абый Нәбиуллинның "Яшәү яме" китабын чыгарып, аның иҗат кичәсен үткәргән идек. Ни кызганыч, шушы кичәдән соң күп тә узмый Наил аганы мәңгелеккә югалттык. 2016 елда әдәбият-сәнгать тормышында кайнап яшәгән Чыңгыз ага Мусин, Мәсгуть абый Исхаковны да соңгы юлга озаттык. Урыннары оҗмахта булсын аларның.

Шөкер, тормышымда шатлыклы мизгелләр дә күп булды. IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" оешмасының форумында катнашып, төрле илләрдән килгән милләттәшләребез белән аралашу бәхетенә ирештем. Җәйге ялымда кызым һәм оныкларым белән Кара диңгез буенда ял итү дә күңелдә әйтеп бирә алмаслык матур хатирәләр калдырды. Беренче кар яву белән чаңгыга бастым. Кышкы урманда чаңгыда йөрү - үзе бер рәхәтлек ул.

Әтәч елы - минем белән бер елда туган кешеләр елы. Яңа елдан игелекле, изге эш-гамәлләр өмет итәм, якыннарымның сәламәт булуын телим. Барыбызга да кадерле кешеләребез белән бәхетле яшәргә язсын.

Лилия ШӘЕХОВА (1969 елгы) - Көчек балалар бакчасы тәрбиячесе:

- 2016 ел безнең гаилә өчен бик тә уңышлы булды. Кызыбыз Гөлназ, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, УдГУның тел һәм әдәбият институтына, чит илләр факультетына бюджет нигезендә укырга керде. ИжГТУда инноватика белгечлегенә укучы улыбыз Инсаф, бакалавриатны тәмамлап, шунда ук магистратурада укуын дәвам итә. Ул узган ел ИжГТУдан чит илләр белән студентлар алмашу программасы буенча Словакияның Тренчин шәһәре Александр Дубчек исемендәге университетта укып кайтты.

Инсаф, эш башлаучы фермер буларак, бер миллион ярым сум грант та отты. Әлеге акчаларга үзебезнең җирләрне эшкәртү өчен техника алырга планлаштырабыз.

Әтәч елы да гаиләбез өчен уңышлы булыр дип уйлыйм. Иң зур теләгем - якыннарыбыз, балаларыбыз, Кичкетаңда яшәүче өлкән яшьтәге әти-әниләребез Фәния-Нәкыйп исән-сау булсыннар. Бакчабызга йөрүче 11 сабыйга, аларның әти-әниләренә иминлек, саулык телим.

Һава шартлары уңай килеп, җирләребездән мул уңыш җыеп алырга язсын.

Авыл җирендә яшәгәнлектән, әтәч безнең өчен аеруча үз, якын. Шуңа Әтәч елында барлык матур хыялларыбыз, өметләребез чынга ашачагына ышанычым бик зур.

Сергей МАРКИТОНОВ (1981 елгы) - Сарсак-Омга лицее директоры:

- Узып баручы елда Сарсак-Омга лицееның барлык күрсәткечләр буенча районның мәгариф учреждениеләре рейтингында иң югары баскычта булуы - коллективыбыз өчен зур дәрәҗә. Ә шәхси уңышларга килгәндә быел мин, республиканың иң яхшы директоры буларак, 100 мең сум грант оттым.

2017 ел да әнә шундый матур җиңүләре белән сөендерсен иде. Лицей коллективына, укучыларга уңышлар телим. Гаиләләребез имин, сүзләребез үтемле булсын.

Радик ПАЖБЕКОВ (1993 елгы) - 2нче мәктәпнең информатика укытучысы:

- Маймыл елы минем өчен бик тә уңышлы булды. Җәй башында Свердлау өлкәсендә һәм Әрмәнстанның Гюмри шәһәрендә хезмәт бурычымны үтәп, туган якларга әйләнеп кайттым. КНИТУда мәгълүмати технологияләр белгечлеге алсам да, мәктәпкә эшкә барырмын дип күз алдыма да китерми идем. Язмыштыр инде, мин яңа уку елында 2нче мәктәптә информатика укытучысы булып хезмәт юлымны башладым һәм моңа бер дә үкенмим. Укытучы бик җаваплы һөнәр булса да, укучылар белән эшләү бик кызык.

Киләсе елга укучыларымның робототехника буенча уздырылган бәйгеләрдә, "Минем Татарстан" фәнни-эзләнү эшләрендә актив катнашуларын һәм җиңү яулауларын телим. Иң мөһиме, имтиханнарда сынатмасыннар. Барыбызга да уңыш, бәхет алып килсен Әтәч елы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев