Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗелеләргә дә яңа контроль-касса аппаратларыннан файдаланырга туры киләчәк

2017 елның 1 июленнән сату-алу белән шөгыльләнүче оешмалар онлайн контроль-касса аппаратларыннан файдалана башлаячак. Бу хакта район хакимияте бинасында эшмәкәрләр белән узган киңәшмәдә "Фирма ЛИСТ" ширкәтенең Алабугадагы бүлеге җитәкчесе Дмитрий Морозов сөйләде. - Агымдагы елның июлендә гамәлгә кергән "Касса техникасын файдалану турында"гы Федераль закон нигезендә киләчәктә сату-алу белән шөгыльләнүче оешмалар интернетка...

2017 елның 1 июленнән сату-алу белән шөгыльләнүче оешмалар онлайн контроль-касса аппаратларыннан файдалана башлаячак.

Бу хакта район хакимияте бинасында эшмәкәрләр белән узган киңәшмәдә "Фирма ЛИСТ" ширкәтенең Алабугадагы бүлеге җитәкчесе Дмитрий Морозов сөйләде.

- Агымдагы елның июлендә гамәлгә кергән "Касса техникасын файдалану турында"гы Федераль закон нигезендә киләчәктә сату-алу белән шөгыльләнүче оешмалар интернетка тоташкан, ягъни онлайн касса аппаратларын куллана башлаячак. Аның төп максаты - кулланучыларның хокукын яклауны арттыру, касса эшен контрольдә тоту. Чектагы мәгълүматлар махсус оператор аркылы турыдан-туры салым органнары адресына юлланачак. Кәгазь чеклар белән беррәттән электрон чеклар барлыкка киләчәк. Алар тупланмаларда (фискальный накопитель) сакланачак, - диде Дмитрий Владимирович.

Яңа контроль-касса аппаратын файдалану түбәндәге эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә кагылмый:

газета-журнал, кыйммәтле кәгазьләр, җәмәгать транспортында йөрү өчен документлар сату; банкоматлары булган кредит оешмалары: транспортта йөрү өчен билет сату; аяк киемнәрен ремонтлау һәм буяу һ.б.лар. Бу хакта тулырак мәгълүматны http://1c.ru/kkt сайтыннан карый аласыз.

Яңа онлайн контроль-касса аппаратларыннан файдалануга күчү этаплы рәвештә башкарыла. 2017 елның февраленнән иске үрнәктәге аппаратлар исәпкә куелмый. Ә июль аеннан аларда эшләргә рөхсәт ителми. 2018 елның 1 июленнән контроль-касса аппаратыннан файдаланучы барлык оешмалар, шәхси предприятиеләр яңа системага күчеп бетәргә тиеш.

Ә хәзер файдаланыла торган касса аппаратларын яңача таләпләргә туры килердәй итеп яңартырга мөмкин булачакмы соң? Киңәшмә ахырында эшмәкәрләр Дмитрий Морозовка үзләрен борчыган шушы сорауны җиткерделәр.

- Бу эш мөмкиндер дип уйлыйм. Моның өчен касса аппаратын сатып алган оешма белән элемтәгә керергә кирәк, - диде ул.

Ә без бу темага кабат әйләнеп кайтырбыз һәм яңалыкларны җиткереп торырбыз.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев