Әгерҗелеләргә милек салымнары турындагы кәгазь белдерүләр килмәячәя
Кирәкле документлар электрон почта аша җибәреләчәк. Салым хезмәтләреннән шәхси кабинет аша файдаланучыларга документлар электрон рәвештә генә җибәреләчәк, кәгазьдә басылып килмәячәк. Бу хакта Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә. Документлар җибәрү тәртибе агымдагы елның 2 июнендә үз көченә кергән федераль закон нигезендә үзгәртелә. Беренче чиратта, ул 2015 ел өчен...
Кирәкле документлар электрон почта аша җибәреләчәк.
Салым хезмәтләреннән шәхси кабинет аша файдаланучыларга документлар электрон рәвештә генә җибәреләчәк, кәгазьдә басылып килмәячәк. Бу хакта Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә.
Документлар җибәрү тәртибе агымдагы елның 2 июнендә үз көченә кергән федераль закон нигезендә үзгәртелә.
Беренче чиратта, ул 2015 ел өчен милек салымнарын түләүгә кагылачак.
Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте белдерүенчә, әгәр заявка бирүчегә документларның кәгазь варианты кирәк икән, бу хакта 2016 елның 1 сентябренә кадәр салым органына хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен шәхси кабинет аша көчәйтелгән квалификацияле яки көчәйтелгән квалификацияле булмаган электрон имза куелган гариза җибәрелә.
Көчәйтелгән квалификацияле булмаган электрон имза «Получение сертификата ключа проверки электронной подписи» сылтамасы буенча «Профиль» бүлегендә бушлай бирелә.
Искәртеп үтик, 1 декабрьдә 2015 ел өчен милек салымнарын түләү срогы чыга.
Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев