Калада яшәүче кайсы гына гаилә яхшы фатирлы булу турында хыялланмый икән?! Россиядә 2014 елдан башлап "Россия гаиләсе өчен торак" программасы эшли. Аның кысаларында Татарстанда да 2017 ел ахырына кадәр 1,5 миллион квадрат метр мәйданда экономкласс торакны файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Программа буенча әлеге йортларда фатир бәясе 35 мең (бер квадраты) сумнан...
Калада яшәүче кайсы гына гаилә яхшы фатирлы булу турында хыялланмый икән?! Россиядә 2014 елдан башлап "Россия гаиләсе өчен торак" программасы эшли. Аның кысаларында Татарстанда да 2017 ел ахырына кадәр 1,5 миллион квадрат метр мәйданда экономкласс торакны файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Программа буенча әлеге йортларда фатир бәясе 35 мең (бер квадраты) сумнан артмаска тиеш. Экономкласс фатирлары кемнәргә юнәлтелгән?
ТР Министрлар Кабинеты карары белән бу торакны түбәндәге категория гражданнар сатып алырга мөмкин:
1. гаиләдә җан башына торак мәйданы 18 квадрат метрдан ким булса;
2. авария хәлендәге торакта яшәүчеләр;
3. күпбалалы гаиләләр;
4. ике йә аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган һәм Ана капиталы алырга хокуклы гаиләләр:
5. инвалидлар һәм инвалид гаиләсе булган гаиләләр;
6. хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар.
Хәзерге вакытта Әгерҗе районы башкарма комитетында бу прораммага кушылырга теләүче граҗданнардан документлар җыялар. Төп шарты: әлеге граҗдан Татарстан территориясендә даими яшәргә тиеш.
- Татарстан Республикасы ипотека торак кредиты буенча агентлык "Россия гаиләсе өчен торак" программасы буенча экономкласс торагы алырга хокукы булган гражданнарның реестрын алып бара. 10 февральгә әлеге реестрга 913 гаилә кертелгән. Әгәр безнең районда бу программага керергә теләүчеләр булса, район хакимиятенә торак, архитектура һәм ТКХ бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Телефон: 23062, - ди әлеге бүлек белгече Ләйсән Шахмина.
Әлеге программа турында күбрәк белергә теләсәгез, миниcтрлык сайтына керегез: www.minstroy.tatarstan.ru.
Екатерина САМСОНОВА.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев