Әгерҗелеләргә пенсияләр вакытыннан алда түләнәчәк
Акчалар счетка 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк
Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәтә хәбәр иткәнчә, 2020 елның апрель ае өчен татарстанлыларга пенсияләр, пособиеләр һәм социаль түләүләр вакытыннан алда түләнә.
Түләүләрне кредит оешмалары аша алучы гражданнарга пенсияләр счетка 2020 елның 9 апрелендә күчәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондына кабул итү чикләнгән, ПФР ның күпчелек хезмәтләрен өйдән чыкмыйча гына, Россия Пенсия Фондыны сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында, ПФР органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр - Әгерҗе районындагы Пенсия фондының клиент хезмәте Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин: 074, 8(85551) 2-29-58
Үз-үзегезне изоляцияләү режимын, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев