Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗелеләргә янгынны кисәтергә ярдәм итүче датчикларның әһәмияте турында аңлаталар

Автоном янгын кисәткечләренең кеше тормышын саклап калуда ярдәме зур.

 Автоном янгын кисәткечләрен икенче төрле янгынны кисәтүче датчиклар дип тә атап йөртәләр. Күпбалалы, социаль яктан куркыныч булган гаиләләрдә аларны республика программасы кысаларында биш-алты ел элек урнаштыра башладылар.

Хәбәр итү кисәтү дигәнне аңлата. Бу очракта датчикларның куркыныч турында кисәтүе күз уңында тотыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, янгыннарның күпчелеге төнлә, халык татлы йокыда булганда чыга.  Торак йортларда, җиһаз ясауда файдаланыла торган заманча материаллар янгын вакытында кеше организмы өчен куркыныч булган газлар бүлеп чыгара. Нәкъ менә шундый очракларда янгын турында кисәткечләр кеше гомерен саклауның нәтиҗәле ысулана әверелә дә инде.

  • Датчиклар арасында иң киң таралганнары – төтен кисәткечләре. Алар һавадагы яну продуктларына реакция бирәләр. Прибор биргән сигналга уянмый калу мөмкин түгел.

Димәк, датчикларның хәбәр итүе коткаруга беренче адым булып тора. Республикада мондый автоном кисәткечләрнең нәтиҗәлелеген үзләрендә тоючылар күп, –  ди күзәтчелек бүлеге начальнигы Айрат Шәйдуллин

Райондашларыбыз үз иминлекләре турында кайгыртып, автоном янгын кисәткечләре сатып алганнардыр инде дип ышанабыз. Алмаган очракта алырга киңәш итәбез. Датчиклар ирекле сатуда бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев