Әгерҗелеләрне “Язылган өчен – телевизор“ акциясенә кушылырга чакырабыз
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте оештырган "Язылган өчен - телевизор" традицион акциясе кысаларында быел әбунәчеләребез арасында әнә шундый зур бүләкләр уйнатылачак. Әлеге акциядә районыбыз әбунәчеләре бик актив катнашалар. Бүләк отучылар да күп. Әнә, күптән түгел Тәбәрледән Кадрия апа Терентьевага - фотоаппарат, Яңа Бәзәкәдән Раушания Гыйльмегаяновага - юрган, шушы ук авылдан Гөлназ Вәлиевага махсус...
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте оештырган "Язылган өчен - телевизор" традицион акциясе кысаларында быел әбунәчеләребез арасында әнә шундый зур бүләкләр уйнатылачак.
Әлеге акциядә районыбыз әбунәчеләре бик актив катнашалар. Бүләк отучылар да күп. Әнә, күптән түгел Тәбәрледән Кадрия апа Терентьевага - фотоаппарат, Яңа Бәзәкәдән Раушания Гыйльмегаяновага - юрган, шушы ук авылдан Гөлназ Вәлиевага махсус бүләк тапшыру ничек күңелле булды.

Әлеге бәйгедә катнашу әллә ни катлаулы да түгел. 2018 елның беренче яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең кимендә өч басмасына язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен юллау гына сорала. Аларны түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2. Шулай ук podpiska@tatmedia.ru электрон адресына юлласагыз да ярый. Ике очракта да "акция" дигән билге куярга һәм телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз. Язылу турындагы квитанцияләр 20 январьга кадәр кабул ителә. Бүләкләр 9 февральдә уйнатыла. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле әбунәчеләребез!
Белешмә:
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте басмаларына "Сөембикә", "Чаян", "Ялкын", "Салават күпере", "Казан утлары","Сәхнә" журналлары, "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан", "Көмеш кыңгырау" һәм башка газеталар керә. Әлеге исемлектә "Әгерҗе хәбәрләре" дә бар. Иң беренче чиратта районыбыз басмасына язылырсыз дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев