Әгерҗенең 1 сыйныфка баручы укучылары өчен – бәйрәм
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә “Радуга талантов” балалар иҗаты йортында “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында 1 сыйныфка баручылар өчен бәйрәм оештырылды.
Әгерҗе балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бакчага йөрү дәверендә нәрсәләргә өйрәнгәннәрен тамашачылар хозурына тәкъдим иттеләр. Чыгышлардан күренгәнчә, алар бакчада вакытларын бушка уздырмаганнар: менә дигән итеп җырлыйлар, бииләр, физкультура күнегүләре ясыйлар, сорауларга төпле итеп җавап бирәләр. Димәк, алар мәктәпкә барырга әзер.
“Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе дә нәкъ менә быел мәктәпкә баручы укучыларга ярдәм күрсәтүгә тәгаенләнгән.
- Бу акция, чын мәгънәсендә, яхшылык, игелек чарасы. Аны уздыруга үз өлешләрен кертүчеләрнең нияте дә изге: балаларны белем дигән зур дөньяга әзерлекле итеп озату, – диде район башлыгы Валерий Макаров.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча полиция бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев та булачак укучыларны бәйрәм белән котлап, матур теләкләр җиткерде.
- Бүген өчләтә бәйрәм. Беренчедән, “Радуга талантов” балалар иҗаты йортының туган көне. Нәкъ бер ел элек республика программасы кысаларында ишекләрен ачкан иҗат йорты бүген ике меңнән артык укучыга сәләтен төрле яклап үстерергә ярдәм итә. Икенчедән, бүген – Балаларны яклау көне. Өченчедән, бездә игелек акциясе уза. Аның кысаларында районыбыз оешма-предприятиеләре җитәкчеләре ярдәме белән быел 1 сыйныфка баручы иллегә якын балага мәктәп кирәк-яраклары бүләк итәбез, – диде район мәгариф бүлеге начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Исегезгә төшерәбез, “Мәктәпкә җыенырга булыш” проекты республика Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси күзәтүе астында гамәлгә ашырыла. Әлеге игелекле проектка ел саен безнең район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре дә дә актив кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев