Әгерҗенең бик тә хөрмәтле Мактаулы гражданины туксан яшен бәйрәм итте
45 ел район кино челтәрендә хезмәт куйган, озак еллар аның белән җитәкчелек иткән, эшләгән дәвердә бик күп Хөкүмәт бүләкләренә лаек булган шәһәребезнең бик тә хөрмәтле Мактаулы гражданины Зәет ага ӘХМӘТОВ 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.
...Йөзендә һәрвакыт елмаю балкып торучы Зәет абый гомер бәйрәмендә тагын да сөйкемлерәк иде. Бу көнне иртәдән телефоны тынып тормады аның.
- Кордашларым, дусларым котлыйлар, – диде ул сөенеп.
Шул ук мизгелдә йөзен моңсулык та биләп алды.
- Берәм-берәм мәңгелеккә күчеп баралар шул. Әнә, без эшләгән дәвердә илле авылда клуб бар иде, аларда кырык киномеханик хезмәт куйды. Кадыбаштан Локман Закиров, Кырындыдан Фердинанд Шәехов, Иске Чекалдадан Анатолий Королев кына исән инде хәзер. Гомер үтә аккан сулар кебек дип юкка гына җырланмый шул, – дип куйды ул.
Табын артында якын дуслары Энгель Мусин, Рәфикъ Шакиров, Фаиз Мусин белән тәм-томнар белән сыйланып рәхәтләнеп гәп куертканда хезмәт елларының, тормыш юлларының һәр мизгелен искә алдылар алар.
- Зәет Әхмәтович белән 1973 елдан бирле кулга-кул тотынып эшләдек. Мин 20 яшьлек егет Әгерҗегә килгәндә 45 яшьлек Зәет абый кино челтәрләре директоры иде инде. Юлсыз заманнарда да аның белән районны ничә тапкыр иңләдек икән?! Ул җитәкләгән коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе – районның кино челтәре РСФСРның күчмә Кызыл Байрагына лаек булды. Зәет Әхмәтович эшләгән дәвердә өч хезмәткәре атказанган исемен алды. Бу да – зур дәрәҗә. Зәет абый район клубларының матди-техник базасын ныгтуга бик зур өлеш кертте. Үзе лаеклы ялга киткәч тә Мәдәният министрлыгында аны онытмадылар, һәрвакыт хәлен белеп тордылар, сәламнәр әйтеп җибәрәләр иде. Иң мөһиме, ул һәрвакыт чын кеше булып кала белде, безгә һәрьяклап үрнәк булды. Әтиебез кебек якын кеше дә, остаз да ул, – диде Фаиз абый.
Ул вакытта район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе булган Энгель ага да:
- Безнең буынны кино тәрбияләде. Ә авылларда кино күрсәтү өчен Зәет ага янып-көеп йөрде. Аның Свердлауга кадәр кино алып кайтырга барган булды, – диде.
Әнә шулай, Минзәләдә туып-үскән егетнең Әгерҗедә тырыш хезмәте белән дан-шөһрәт, хөрмәт яулавы – зур горурлык. Гаиләсендә дә менә дигән кайгыртучан ир, яхшы әти була алган ул. Җәмәгате Лилия белән Земфира исемле кыз үстергәннәр. Земфира апа да әтисеннән соң район кино челтәрен җитәкләде. Әмма, ни кызганыч, парлы бәхетле гомер көзе генә насыйп булмый Зәетовларга. Лилия апаның якыннарын ятим итеп мәңгелек йортка күчкәненә дә 20 елдан артык инде.
- 1978 елда Гагарин урамындагы 11нче йорттан фатир биргәч без Зәет Әхмәтовичларның күршесендә яши башладык. Аларның Лилия апа белән мөнәсәбәтләре сокланып туймаслык иде. Безнең өчен тормышта да, эштә дә үрнәк иде алар. Ә минем кебек читтән килүчеләр өчен Зәет абый әти булды, – диде Рәфикъ Нәфыйкович юбилярга олы рәхмәтен җиткереп.
Әнә шулай хатирәләр барланды бу көнне. Район башлыгы Валерий Макаров исеменнән котлауларны район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова да җиткерде. Мәдәният бүлеге, “Авангард“ кинотеатры җитәкчеләре Марс Гатауллин, Евгений Мурзин да һәрчак киңәшләре белән ярдәм итүче остазларына тирән рәхмәтләрен әйттеләр.
- Бүгенге кебек актив тормыш алып барсам, дөрес туклансам, күбрәк җәяү йөрсәм әле мин бәлки 95емә дә җитәрмен. Нәкъ биш елдан тагын күрешергә язсын, Ходай барыбызга да сәламәтлек һәм озын гомер бүләк итсен, – диде Зәет ага кунакларны озатканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев