Әгерҗенең чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы котлый
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Соңгы кыңгырау чыңлаганга бер ай узса да, районыбызның 98 егет һәм кызы өчен уку елы әле яңа гына тәмамланып килә. Аларны мәктәп тәмамлаулары һәм кулларына өлгергәнлек аттестатлары алулары белән чын күңелдән котлыйбыз. Унбер ел дәвамында укытучыларыгыз сезгә тормыш өчен кирәкле булган белем...
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!
Соңгы кыңгырау чыңлаганга бер ай узса да, районыбызның 98 егет һәм кызы өчен уку елы әле яңа гына тәмамланып килә. Аларны мәктәп тәмамлаулары һәм кулларына өлгергәнлек аттестатлары алулары белән чын күңелдән котлыйбыз.
Унбер ел дәвамында укытучыларыгыз сезгә тормыш өчен кирәкле булган белем бирде, кылган гамәлләрегезгә тәнкыйть белән карарга, үз алдыгызга максат куярга һәм аңа омтылырга өйрәтте, талант һәм сәләтегезне ачарга, булачак һөнәрегезне сайларга ярдәм итте. Хәзер сез, киләчәккә зур планнар корып, олы тормышка аяк басу чорында торасыз. Һәрберегезгә үз юлын табарга, максатыгызга ирешергә язсын.
Югары уку йортларын тәмамлагач, сезне туган Әгерҗебездә көтеп калабыз. Безгә белемле, заман белән атлаучы, яңа мәгълүмати технологияләрне белүче, эшлекле фикерләре булган белгечләр кирәк.
Сез - көчле, үз-үзегезгә ышанган, матур идеяләр белән янучы яшьләр. Һәрчак яңа үрләргә омтылыгыз. Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз. Туган мәктәбегезне, укуытучыларыгызны, яраткан әти-әниләрегезне онытмагыз. Хәерле ак юл сезгә, егетләр-кызлар! Бәхет, шатлык, уңышлар юлдаш булсын үзегезгә.
Хөрмәт белән район башлыгы Валерий МАКАРОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев