Әгерҗенең иң яхшы тренерларын хөрмәтләделәр
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Руслан Закиров һәм Александр Карнизов "Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры" республика смотр-бәйгесендә җиңү яуладылар. "Спортның Олимпия төрләре" категориясенең "Киң таралыш" номинациясендә балаларны фигуралы шууга өйрәтүче тренер Александр КАРНИЗОВ беренче урынга лаек булды. "Спортның Олимпиягә бәйле булмаган төрләре" категориясенең "Осталык" номинациясендә Руслан Закиров икенче урын алды. Җиңүчеләрне...
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Руслан Закиров һәм Александр Карнизов "Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры" республика смотр-бәйгесендә җиңү яуладылар.
"Спортның Олимпия төрләре" категориясенең "Киң таралыш" номинациясендә балаларны фигуралы шууга өйрәтүче тренер Александр КАРНИЗОВ беренче урынга лаек булды.
"Спортның Олимпиягә бәйле булмаган төрләре" категориясенең "Осталык" номинациясендә Руслан Закиров икенче урын алды.
Җиңүчеләрне Казанда "Татарстанның спорт өметләре" дигән тантаналы чарада хөрмәтләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев